Барлык яңалыклар
Аш-су
26 гыйнвар 2022, 12:11

Бавыр торты

Галимә, җәмәгать эшлеклесе, иң мөһиме, уңган хуҗабикә Альбина ХӘЛИУЛЛИНАдан тагын бер шәп рецепт!

Бавыр торты
Бавыр торты

Әлеге ризыкны пешерер өчен түбәндәге продуктлар кирәк:

500-600 грамм бавыр,

2-3 йомырка,

3 аш кашыгы 20 процентлы шәһәр каймагы,

2 аш кашыгы үсемлек мае,

10 кашык сөт,

3-4 аш кашыгы он.

тоз, борыч

4 кишер,

3-4 баш суган,

3-4 бүлем сарымсак,

250-300 грамм майонез.

Бизәү өчен: 3 пешкән йомырка, тәмләткеч үләннәр кирәк.

Бавырны суда чайкатып бераз корытабыз һәм, турап, ит тартткычтан үткәрәбез. Үткәрелгән бавырга йомырка, каймак, май, сөт, он, тоз, борыч кушып, яхшы итеп болгатабыз. Әзерләнгән масса куе каймак кебек булырга тиеш.

Бу вакытта табаны кыздырырга куярга да була. Яхшы итеп кызган табада әзерләнгән масса тәмамланганчы зур коймаклар пешереп алабыз. Табаны беренче коймак пешергәндә генә майлыйбыз, соңыннан майлау мәҗбүри түгел. Әгәр дә коймаклар әйләндергәндә таралып, изелеп тора икән, аз гына он, йә йомырка өстәргә кирәк.

Суган белән кишерне кыргычтан үткәрәбез һәм, аз гына үсемлек мае салып, 7-10 минут табада кыздырып алабыз да суынырга куябыз. Сарымсакны изеп майонез белән кушабыз.

Хәзер тортны өя башласак та була. Тәлинкәгә беренче коймакны урнаштырып, өстенә сарымсаклы майонезны ягабыз, аннары кишер белән суганны сылыйбыз. Шул рәвешле, коймакларны тезеп чыгабыз. Соӊгы катны майонез белән генә сылыйбыз. Аннары йомырка агын вак кыргыч аша үткәреп, өске катка сибәбез. Кырыйларын йомырканыӊ агы белән ябабыз. Торт өстенә шулай ук кыздырылган кишер белән суган да сылый алабыз. Тортны, үзегез теләгәнчә, кишер, помидор, яшел тәмләткеч үләннәр белән бизәп, бераз тәмләнергә куеп торырга кирәк.

 Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото Альбина ХӘЛИУЛЛИНАның шәхси архивыннан.

Бавыр торты
Бавыр торты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: