Барлык яңалыклар
Аш-су
4 декабрь 2021, 14:30

Туклыклы пицца

Бу ризыкны пицца дисәң, ингредиентлар бик мул салына. Бәлеш дисәң, өсте ачык. Ничек кенә булмасын, пешереп карагыз әле, гаилә әгъзаларыгыз, аеруча балалар,  аны бик яратачак.

Туклыклы пицца
Туклыклы пицца
  1. Ким дигәндә 0,5 литр сөт, 0,5 чынаяк үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз, кирәгенчә он салып, катырак үзле камыр басабыз һәм каплап куябыз.
  2. Табага үсемлек мае салып, 1 зур баш суганны турап, кыздырырга утыртабыз.
  3. Ул арада тозлы суда пешереп алган 0,5 килограмм чамасы гөмбәнең (кибетнеке дә ярый), суын саркытып, турап, суган янына салып, кыздыруны дәвам итәбез, 1-2 баш сарымсак, 1 чеметем тоз өстибез. Гөмбәнең суы бетеп, тәмле исе чыга башлаганчы кыздырып, табаны сүндерәбез. Суына торсын. (Гөмбә булмаганда, суганның үзен генә кызыдырып алырга яисә, кыздырмыйча, кишер белән бергә салырга мөмкин.)
  4. Бер түтәрәм ит фаршын микроволновкада эретәбез.
  5. 1-2 кишерне  эре кыргычтан уабыз.
  6. 3-4 бәрәңгене эре кыргычтан үткәрәбез. Вак кына итеп шакмаклап турарга да мөмкин.
  7. Камырны җәябез, майлы табага тигезләп салабыз, читләре табадан чыгып торса, яхшырак була.
  8. Камыр өстенә эре кыргычтан бераз сыр уабыз, ит фаршын, гөмбә, бәрәңге, кишерне тигезләп салабыз, бер чәй кашыгы чамасы тоз сибәбез.
  9. Яшел укроп, петрушка сибәргә була.
  10. Иң өске катка кыргычтан сыр (200-300 грамм чамасы кирәк) уабыз һәм майонез белән йөзлибез. Майонезны күбрәк я азрак салырга була.
  11. Камырның читләрен күтәреп каплыйбыз. Остарак кешеләр бизәкләп тә җибәрә.
  12. 170-180 градуска духовкага куябыз. Табаның зурлыгына карап, пицца 1 сәгатьләп пешә.

Ашларыгыз тәмле, ялларыгыз күңелле булсын, дуслар!

Туклыклы пицца
Туклыклы пицца
Туклыклы пицца
Туклыклы пицца
Туклыклы пицца
Туклыклы пицца
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: