Барлык яңалыклар
Аш-су
10 октябрь 2021, 09:31

Мантый камыры рецепты

Ял көннәрендә якыннарыбызны мантый пешереп сыйлыйбызмы? Мантый камырын басуның уңайлы бер ысулын тәкъдим итәбез.

Мантый камыры рецепты
Мантый камыры рецепты

Мантый өчен камырны пешереп ясау отышлы. Моның өчен ярты литр су, бер чәй кашыгы тоз, 4 стакан он, 1-2 йомырка, 2 аш кашыгы чамасы үсемлек мае кирәк булачак.

Суны кайнатырга куйган арада киң тирән савытка онны илибез, йомыркаларны сытабыз, тоз һәм майны өстәп, барысын бергә болгатабыз.

Килеп чыккан катнашмага кайнап торган суны салабыз. Бераз суынганчы кашык белән бутап, камыр басабыз. Миксер да кулланырга була.

Камырны, өстен каплап, бер 20 минут ял иттергәндә, җәюе бигрәк тә уңайлы булачак.

Бу күләмдәге камыр өчен якынча 400 гр. ит фаршы, уртача 12 данә бәрәңге (аны эре кыргычтан чыгару отышлы), 3 данә суган, тәменчә тоз, борыч кирәк.

Соус өчен бер чынаякка тигез күләмдә майонез белән томат соусын кушып болгаталар.

Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Фото: Pixabay.

Мантый камыры рецепты
Мантый камыры рецепты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: