Барлык яңалыклар
Аш-су
14 сентябрь 2021, 12:52

Яшелчәдән соте

Сентябрь. Яшелчә мул. Тансыкка соте пешереп карыйбызмы? Соте француз теленнән “сикертү” дигәнне, ягъни ризыкны табада сикертә-сикертә кыздыруны аңлата. Баклажан, ташкабак һ. б. яшелчәләрдән ул аеруча тәмле килеп чыга.

Яшелчәдән соте
Яшелчәдән соте

6 порция өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк булачак:

Баклажан – 300 г

Ташкабак (кабачок) – 300 г

Татлы борыч – 200 г

Кишер – 2 данә

Помидор – 2 данә

Суган – 1 данә

Сарымсак – 4 тешчек

Тоз – 3-4 чәй кашыгы

Үсемлек мае – 60-80 г

Киңәш: яшелчәләрне кыздыру өчен майны кирәк кадәр кашыклап сала баралар; барлык яшелчәләрне дә бертигез калынлыктагы 5-7 мм чамасы турарга кирәк.

Баклажанны юып, кабыгын арчып, телемләп турагач, 2 чәй кашыгы тоз салып, ачысы чыксын өчен 10-15 минут тоталар. Аннан юып, саркыталар. Табага  2-3 кашык үсемлек мае салып, баклажаннарны бер кат тезеп, кайнар майда һәр ике яктан уртача утта кыздыралар. Әгәр табага барлык баклажаннар да сыймый икән, аларны порцияләр белән кыздырабыз, һәр порция алдыннан 0,5 ст. май кашыгы өстибез.

Ташкабак, юып, кабыгын арчып, эчендәге төшләрен алып, телемләп турап, тоз сибеп, ике яктан кыздырып алалар.

Татлы борычны, кишерне, помидорны – шулай ук телемләп турап, суганны ваклап кыздыралар.

Әзер яшелчәләрне ипләп кенә зуррак савытка салып, вакланган сарымсак сибеп болгатабыз һәм казанга салабыз. Кирәксә, тоз өстибез. Яшелчәләрне кайнатып чыгарып, утны киметеп, 15-20 минут кайнаткач, сүндерергә була.

Соте әзер. Табынга  биргәндә яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка) бизәргә мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Яшелчәдән соте
Яшелчәдән соте
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: