Барлык яңалыклар
Аш-су
23 август 2021, 10:28

Какны ничек коялар?

Быел алма күп. Аны кышкылыкка саклауның иң уңышлы ысулларының берсе – как ясау.

Какны ничек коялар?
Какны ничек коялар?

Как өчен нинди алма да ярый. Юып, төшләрен һәм "койрыгын" алып, аз гына суда тиз генә пешерергә дә сутчыгаргычтан (соковыжималка) яисә иләктән үткәрергә кирәк. Кабыгы белән ясарга теләгәндә, иттарткычтан үткәрәләр. Алманы пешермичә дә эшкәртеп була, бу очракта аңардагы витаминнар сакланачак. Кемгә ничек ошый: тәҗрибәләр ясап, үзегезгә ошаган ысулны табарга мөмкин. Иң мөһиме: ничек кенә булса да, алманы пюресыман хәлгә китерергә кирәк.

Кара миләш кушып җибәргәндә, какка матур кызгылт төс керәчәк. Шикәр комы өстисегез килсә, башта уйлагыз: бу сезгә кирәкме, файдасы булырмы? Ризык никадәр табигый, организмга шулкадәр яхшырак бит.

Какны кояшта киптерү өчен  көнбагыш мае белән майланган такта, пыяла хуп. Шулай ук пергамент кәгазендә киптерүчеләр бар, бу очракта майлау да кирәкми. Әзер пюрены 1 см калынлыгында җәеп салабыз. Кояшта ул 1-2 көн тора, өсте кипкәч, сак кына куптарып, аскы ягын өскә әйләндерәбез. Шулай 1 көнләп кояшта, аннан инде, кер җебенә элеп, яисә тигез өслеккә җәеп, өйдә бер атналап тотабыз. Даими саклау өчен караңгы коры урын, суыткыч яхшы.

Электр, газ миче (духовка), электр киптергече (сушилка) кулланучылар да бар. Әмма, мөмкинлек булса, кояшта киптерүгә җитми: йорт та парланмый, табигый энергия чыганагы, ягъни кояш көчен кулланасыз, дигән сүз.

Какны ничек коялар?
Какны ничек коялар?
Какны ничек коялар?
Какны ничек коялар?
Какны ничек коялар?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: