Барлык яңалыклар
Аш-су
18 август 2021, 16:28

Их, алмасы да алмасы...

Август азагы булса да, көннәр, аһ-һай, эссе тора. Алмалар коела, аларны кая куярга белмисезме?..

Их, алмасы да алмасы...
Их, алмасы да алмасы...

Юып, турап, кояшка киптерергә куеп карагыз. Борынгыдан ук килгән, әби-әниләрдән калган, сыналган, экологик чиста табигый ризык килеп чыгар. Сәламәтлек өчен дә файдалы. Кипкән алмада аскорбин кислотасы, В төркеме витаминнары, шулай ук калий, тимер, марганец, селен микроэлементлары саклана.
Кипкән алмада май юк, өстәвенә, ул клетчаткага бай. Ягъни диета тотучыларга кулай. Иң мөһиме, норманы сакларга кирәк, чөнки алма – шактый калорияле җимеш. Уртача зурлыктагы бер алма биргән энергия уртача бер телем икмәк калориясенә тиң, ди белгечләр.
Кипкән алманы коры караңгы урында, һич булмаса, суыткычта сакларга кирәк, юкса, көя төшү ихтималы бар.
Гомумән, алма – сәламәтлек өчен бик файдалы җимеш. Алма пектинын белгечләр табигый санитар дип саный. Ул кеше организмыннан зарарлы матдәләрне һәм агуларны (артык мочевина һәм үт кислотасын, радиоактив элементларны, авыр металл, пестицид, шлаклар, токсиннар, зарарлы холестеринны) чыгарырга сәләтле.

Их, алмасы да алмасы...
Их, алмасы да алмасы...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: