Барлык яңалыклар
Аш-су
19 июль 2021, 16:11

Крыжовник, лимон һәм бөтнек компоты

Эссе җәйнең әчкелтем-баллы тәмен кышкылыкка саклап калдырасыгыз киләме? Килсә, бу компот нәкъ сезнең өчен!

Крыжовник, лимон һәм бөтнек компоты
Крыжовник, лимон һәм бөтнек компоты

Өч литрлы банка өчен, ким дигәндә, ярты литр крыжовник (күбрәк тә алырга мөмкин), ярты лимон, 2-5 бөтнек сабагы  кирәк була. Җимешләрне әзерләгәнче банкаларны аш содасы белән юып, стерилизацияләргә куябыз. Калай капкачларны кайнап торган су белән чайкатабыз.

Крыжовникны чистартабыз, яхшылап юабыз. Лимонны бүлгәләгәнче, кабыгын кайнап торган су белән пешекләп алабыз. Бөтнек сабакларын юабыз. Крыжовник, бөтнек һәм ярты лимонны салып, банканың бугазына кадәр кайнап торган су коеп, капкач белән каплыйбыз. Әчкелтемрәк компот ошаса, кечерәк бер лимон салырга мөмкин.

Бер 15-25 минутка калдырабыз. Аннан соң банкадагы суны кәстрүлгә агызабыз. Кәстрүлгә бер өч литрлы банкага 1 стакан исәбеннән шикәр комы салып,  утка куябыз һәм кайнатып чыгарабыз. Кайнап торган баллы маринадны  коеп, капкач белән ябабыз. Банкаларны баштүбән каплап,  җылы юрганга төреп, тулысынча суынганчы (1-2 тәүлеккә) җылыда калдырабыз. Аннан аларны базга яисә караңгы урынга кышкылыкка саклау урынына куйсак та була.

Суны түгеп, яңадан салып мәшәкатьләнәсегез килмәсә, шикәр комын башта ук салып, банкаларны газ, электр мичендә, яисә сулы зур кәстрүлдә (водяная баня) 5-10 минут стерильләштереп була.

Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!

Крыжовник, лимон һәм бөтнек компоты
Крыжовник, лимон һәм бөтнек компоты
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: