Барлык яңалыклар
Аш-су
13 июль 2021, 09:44

Шашлык маринады

Ит каты булмасын өчен маринадны ничек әзерләргә?

Шашлык маринады
Шашлык маринады
Шашлык маринады
Шашлык маринады

Юныс Әхмәтҗәновның “Татар халык ашлары” китабында язылганча,  шашлык өчен ал һәм арт бот, сырт – умыртка яны, сөяге белән корсак яны ите һәм билдәмә алына.

Шашлыкның тәме итне маринадлау осталыгына бәйле. Кайберәүләр маринадка аш серкәсе һәм дәфнә (лавр) яфрагы да сала, әмма алар итне каты итә.

Маринадлау өчен башлы суган, тоз, борыч та җитә. Кирәк булса, лимон суы яки сыек лимон кислотасы, виноград серкәсен файдаланырга мөмкин.

Итне маринадта 4 сәгатьтән бер тәүлеккә кадәр тоталар. Аны салкын урынга куярга ярамый, чөнки салкында ит катып китә, тәме бетә. Ул өйдә тизрәк маринадлана.

Кайбер аш-су осталары маринадка әнис, карлыган яфраклары, рәйхан (базилик), сарымсак өсти. Майонез өстәүчеләр дә бар. 

Пешергәндә исә тәүдә утны кызурак итеп, аннан таманча гына тотканда, ит сусылрак булып пешәчәк. Әмма шуны онытырга ярамый: ачык ялкында кызыдырган ит, борыч һәм башка тәмләткечләр ашкайнату әгъзалары өчен шактый авыр сынау. Тәмле булса да, чаманы онытмаска, шашлык кыздыру белән бик еш мавыкмаска кирәк.

Фото: Pixabay.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: