Барлык яңалыклар
Аш-су
6 июль 2021, 10:05

Өректән кайнатма

Өрек кайнатмасы кайнатыр көннәр җитә, дуслар.

Өректән кайнатма
Өректән кайнатма
Өректән кайнатма
Өректән кайнатма

Кайнатма өчен  өрекнең  мөмкин кадәр өлгергән җимешләрен сайлыйлар. Хуш исе килеп торса, төсе кызгылтрак булса, бигрәк яхшы. Мондый җимешләр гадәтттә ваграк була.

Җимешләрне яхшылап юабыз. Һәрберсен урталай бүләбез, төшләрен җыя барабыз.  

Инде өрекләрне эмаль яки пыяла кәстрүлгә салабыз (алюмин савыт-саба кулланырга кирәкми) һәм шикәр комы кушабыз.

Гадәттә, 1 кг өреккә 1 кг шикәр комы алына. Өрек баллы булса, шикәрне азрак күләмдә (0,8 –0,9 кг) кулланырга мөмкин.

Катнашманы 6-8 сәгатькә я төнгелеккә  калдырабыз. Суты чыккан катнашманы уртача я сүрән утка куеп кайнатып чыгарабыз. Даими болгатып торабыз, юкса, өрек кайнатмасы бик тиз көеп  китүчән. Күбеге шактый күтәрелә, аны җыеп түгә барабыз.

Кайнатуның берничә ысулы бар.

  1. 15-20 минут (күбеге беткәнче) болгата-болгата кайнатабыз да кайнар килеш алдан стерильләштерелгән пыяла банкаларга салып, кайнар суда пешекләнгән калай я капрон капкачлар белән ябабыз. 5-10 минут кала өрекнең чистартылган төшләрен дә кушып  җибәрәбез.

 Озак саклаганда кайнатманың өсте күгәрмәсен өчен аны банкаларга тутырып салырга кирәк. Капрон капкачларны эчке ягыннан көнбагыш мае белән майлау да килешә.

Банкаларны җылы одеялга төреп, суынганчы тотабыз.

Кайнатманы салкынча урында, иң яхшысы – суыткычта саклыйбыз.

  1. Беренче ысулдан кайнату вакыты белән генә аерыла. Бу ысул мәшәкатьлерәк, ләкин кайнатманың төсе ачыграк, үзе тәмлерәк була.

Беренче тапкыр кайнап чыккач, 5 минуттан сүндерәбез һәм тулсынча суынганын көтәбез. Икенче тапкыр янә 5 минут кайнатып алабыз. Суынгач, инде өченчегә (өрекнең чистартылган төшләрен дә кушып) 5 минут кайнатабыз.

  1. Кышкылыкка сакларга кирәкмәсә, шикәр комын азрак кушу һәм нибары 5 минутлап кайнату да җитә.
Читайте нас: