Барлык яңалыклар
Аш-су
1 июль 2021, 10:34

Тәмле оладьи

Бу ысул белән пешергән коймак (оладьи) бик тәмле килеп чыга. Җитмәсә, уңайлы һәм тиз.

0,5 литр кефирны җылытабыз, әмма кайнатып чыгармыйбыз.
1 чәй кашыгы тоз,
4 чәй кашыгы шикәр комы,
1 йомырканы туглап, күпертеп салабыз.
Он салып, куерак итеп камыр изәбез. Ул кашыктан авырлык белән төшәргә тиеш. Яхшылап изгәч кенә 1 чәй кашыгы тулыр-тулмас аш содасы өстәп, болгатабыз. Камыр шунда ук кабарып китә.
Бер 10-15 минут ял иттергәч, пешерә башларга була. Табага майны күп салмыйбыз, артык кызу булмаган утта майны өсти-өсти пешерәбез.
Күбрәк кирәксә, азык-төлек күләмен икеләтә алабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: