Барлык яңалыклар
Аш-су
18 июнь 2021, 16:23

Бакча җиләге кайнатмасын... кайнатмыйча әзерлибез!

Сынап карагыз! Искиткеч тәмле килеп чыга. Өстәвенә, витаминнары да саклана. Җитмәсә, бу вареньены кыш буена саклап була! Рецепт – түбәндә!

КИРӘК БУЛАЧАК:
2 килограмм бакча җиләге;
1 килограмм шикәр;
ярты стакан су.
ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:
Варенье өчен артык зур булмаган, әмма пешеп өлгергән бакча җиләкләрен алабыз. Сабакларыннан тазартып, агымсу астында яхшылап юабыз һәм иләк аша сытабыз. Соңыннан бакча җиләген кәстрүлгә салабыз. Икенче кәстрүлдә сироп әзерлибез: моның өчен 1 килограмм шикәргә ярты стакан су салабыз һәм талгын утта кайнатабыз. Кайнату вакыты – 5-7 минут, сироп куерырга, әмма ак төскә кермәскә тиеш. Аның әзерлеген тикшерү бик җиңел: сироп үзлеләнеп, калакка ябышып торса, димәк ул әзер.
Кайнар сиропны иләк аша үткәрелгән бакча җиләге өстенә салып, суытабыз. Бу вакытта бакча җиләге үзенең сутын сиропка бирә һәм кушылма янә сыек хәлгә керә. Суынган бакча җиләген яңадан иләк аша үткәреп, сыгылган сутын янә 5-7 минутка кайнатырга куябыз. Иләк өстендә калган бакча җиләген яңадан кәстрүлгә салабыз, өстенә кайнаган сиропны коябыз. Аннан соң катнашманы суытабыз. Бу процедура 3-4 тапкыр кабатлана. Сироп куе булсын өчен күбрәк шикәр алып, аны озаграк яки янә бер-ике тапкыр кайнатып алырга мөмкин.
Иң ахырда иләк өстендә калган бакча җиләкләре измәсен стерильләштерелгән банкаларга салабыз, өстенә кайнап торган сироп салабыз, тимер капкачлар белән һава үткәрмәслек итеп ябабыз һәм одеял астына куябыз.
Бу вареньеның үзенчәлеге шунда: аны әзерләгәндә бакча җиләкләре утка куелмый, сироп кына берничә тапкыр кайнатыла. Әзер варенье бик матур төстә килеп чыга, аның исе дә бик тәмле. Кышкы озын кичләрдә чәй эчкәндә, сез моны үзегез дә сизәрсез.
Ашыгыз тәмле булсын!
Фото: vosadu-li-vogorode.ru
Читайте нас: