Барлык яңалыклар
Аш-су
16 июнь 2021, 10:00

Лимон бәлеше

Венера Мәҗитовадан бик тәмле лимон бәлеше рецепты. Хөрмәтле ханым-туташлар, ә сездә лимон бәлешенең нинди рецептлары бар?

Башта берешәр стакан су белән җылымса сөтне, 1 йомырканы, 5 аш кашыгы үсемлек маен, 2–3 аш кашыгы шикәр комын, 1 чәй калагы тоз, 1–2 чәй калагы чүпрәне бергә бутап, 15–20 минутка күперергә куям. Ул арада өстенә ягар өчен крем ясыйм: моның өчен ике лимонны иттарткыч аша үткәрәм дә, шуңа 1 банка (250 грамм) каймак, 1 стакан шикәр комы кушам. (Пирүг пешеп җиткәнче шикәре эри торырга тиеш).
15 минут үттеме? Шул вакыт үтүгә, камырга тотынам. Артык каты итми генә камыр басам (искәрмә: озак басарга ярамый). Камырны баскач, җылы урынга алып куям. Ул бер сәгать дигәндә кабарып менә. Кабарып җитәр алдыннан ук духовканы кушып куям. Әзер камырны табага салып духовкага озатам. Ул кызарып пешеп җитүгә өстендәге камырын (капкачын) җайлап кына пычак белән кисеп алам (үзеннән-үзе тартып алына ул, камыры ябышмый). “Капкач камыр” ката торган арада эчлекне пирүг өстенә ягам.
Булдымы? Хәзер инде капкач камырны иттарткыч аша чыгарам да, пирүгнең өстенә сибәм. Язуы бик озак булса да, эшенең бер авырлыгы да юк. Сез дә пешереп карагыз әле. Мин әйткән иде диярсез, телегезне йотарлык килеп чыгачак. Эшкә тотыныр алдыннан “бисмилла”гызны әйтергә генә онытмагыз!
Венера МӘҖИТОВАның "Өй ашлары" (Уфа, 2017) китабыннан.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: