Барлык яңалыклар
Аш-су
10 июнь 2021, 14:35

Тузганакта файда бар

Тузганак тамыры ашказаны-эчәк авырулары вакытында һәм аппетитны көчәйтүче, ашкайнатуны яхшыртучы чара буларак кулланыла.

Тузганак
Тузганак тамыры ашказаны-эчәк авырулары вакытында һәм аппетитны көчәйтүче, ашкайнатуны яхшыртучы чара буларак кулланыла. Аны чәйнәп йөрү файдалы.
Тузганак чәчәгенең бөреләрен җыеп маринадларга һәм төрле винегретларга өстәргә мөмкин. Чәчәкләреннән әзерләнгән кайнатма да тел йотмалы тәмле килеп чыга. Ә яшь яфракларны салат рәвешендә куллану организмны витаминнарга, минераль тозларга, тимергә, фосфорга, кальцийга баета. Мондый салат бөер авырулары белән интеккән кешеләргә аеруча файдалы. Тузганак яфракларының ачысын бетерү өчен ярты сәгать тозлы суда тоталар.
Тузганак салаты
Тузганак яфрагын чистартып салкын су белән юалар да өстенә кайнар су салалар, иләктә саркыткач, бармак киңлегендә аркылыга турап, тирәнрәк савытка бушаталар, чистартып кайнар су белән юган йөзем, шикәр комы, каймак, тоз өстәп болгаткач, 10 минут салкында тоталар һәм, салат савытына салып, кырыен тузганак яфрагы, өстен дүрткә кискән пешкән йомырка белән бизиләр.
1 өлешкә: 150 г тузганак яфрагы, 30 г йөзем, 10-15 г шикәр комы, 1 йомырка, 50 г каймак, кирәгенчә тоз.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: