Барлык яңалыклар
Аш-су
19 март 2021, 07:55

Куертылган сөтне өйдә ничек әзерләргә?

Балачактагы “Карламан” сөт заводы җитештергән куертылган сөт (сгущенка) тәмен барыгыз да хәтерлисездер. Телләрне йотарлык була иде ул! Баксаң, аны өй шартларында үзебез дә әзерли алабыз икән. Түбәндә – куертылган сөт рецепты!

Балачактагы “Карламан” сөт заводы җитештергән куертылган сөт (сгущенка) тәмен барыгыз да хәтерлисездер. Телләрне йотарлык була иде ул! Баксаң, аны өй шартларында үзебез дә әзерли алабыз икән.
КИРӘК БУЛАЧАК:
200 грамм сөт (бер стакан);
200 грамм шикәр яки шикәр пудрасы;
20 грамм сыер мае.
ЭШ ТӘРТИБЕ:
  1. Кәстрүлдә бөтен продуктларны бергә кушып, ботыйбыз. Кәстрүлнең бортлары биек булуы кирәк, чөнки сөт, кайнаганда, күбекләнеп күтәрелә.
  2. Талгын утта катнашманы кайнатып чыгарабыз.
  3. Катнашма кайный башлагач, утны арттырып, төгәл 10 минут кайнатабыз.
  4. 10 минут кайнатканнан соң, катнашма әле бик сыек булачак. Борчылмагыз, шулай булырга тиеш.
  5. Катнашманы уттан алып, бүлмә температурасына кадәр суытабыз. Ул акрынлап куера.
  6. Катнашма суынгач, аны банкага салып, суыткычка куябыз. Берничә сәгать эчендә ул тагын да куерачак.
  7. Шулай итеп, куертылган сөтебез әзер. Аның тәме телләрне йотарлык – кибет сгущенкалары бер читтә торсын! Өстәвенә, ул бик тиз эшләнә.
  8. Ашларыгыз тәмле булсын!
    Фото: https://volyn.com.ua
    Читайте нас: