Барлык яңалыклар
Аш-су
18 март 2021, 11:40

Өй токмачы серләре

Өйдә үзең кискән токмачка җитә буламы! Яңа кискән токмачны яңа пешеп чыккан шулпага салып, кабартып чыгарып, тәлинкәләргә бүлеп саласың. Өстенә яшел укроп белән яшел суган сибеп җибәрәсең... Ә сез җәймә җәю, токмач кисүнең кайбер серләрен беләсезме?

Токмачыгыз матур сары төстә булсын, дисәгез, иң тәүдә йомырка белән онны сайлый белү шарт. Камыр өчен чып-чын авыл тавыгы салган, сыйфатлы йомырка, әлбәттә, иң кулае. Онның да югары сортлысы яхшы. Әмма хәтта кибет йомыркасы яисә тегермән онына басылган токмач та кибет токмачыннан тәмлерәк килеп чыгачак. Чөнки сез аңа күпме мәхәббәтегезне, тырышлыгыгызны саласыз бит.
Токмач басу эшенә шулпа пешеп чыгарга бер ярты сәгать кала тотыну яхшы.
Гадәттә, бер җәймә өчен өчен ике, күп дигәндә өч йомырка алабыз. Сытып, яхшылап туглыйбыз, чәй кашыгы очында яисә бер чеметем тоз салабыз һәм каты, тыгызрак итеп камыр басабыз. Бер-ике кашык су өстәүчеләр дә бар, әмма аны кушмаганда, токмач сыйфатлырак булачак. Камыр үзләнеп, кулга ябышмый башлаганчы басабыз. Һава кермәслек итеп каплап, 10-15 минутка калдырабыз. Бу арада ул йомшарыбрак китә, җәяргә җайлырак була. Ашыкканда инде җәймәне шундук җәя башлыйбыз. Аны никадәр юкарак җәясең, токмачыбыз шулкадәр ваграк, нәфисрәк булачак. Әзер җәймә дә 5-10 минутлап кипшенсә, кисүе җайлырак.
Куна тактасының тигез, уклауның төз, пычакның үткер булырга тиешлеге инде болай да аңлашыла.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Фоточыганак: https://tatar-congress.org/yanalyklar/tokmach-kisy-uen-esh-tygel/
Читайте нас: