Барлык яңалыклар
Аш-су
15 март 2021, 12:25

Дөге ярмасын ничек пешерергә?

Татар халкында дөге бик популяр. Аны бәлеш эчлекләре, пылау өчен еш кулланалар. Шулай булса да, дөгене пешерә белмәүчеләр бар. Ул сез теләгәнчә пешсен өчен җиңел генә берничә кагыйдәне үтәү кирәк.

  1. Кибеттә дөге ярмасын сайлаганда шуны уйлагыз: аны нинди ризык өчен аласыз? Бәлеш, пылау өченме? Пешкәч, таралып торганын яратасызмы? Бу очракта дөгенең вьетнам сорты, шулай ук парландырылганы кулай булыр. Алар тиз генә изелеп бармый. Бәлеш эчлегенең я ботканың йомшак булуын теләсәгез, краснодар дөгесенең эрерәге яхшырак булыр, аны аеруча өлкән яшьтәгеләр ярата. Вак сортлысы пюрелар, өйрә пешерү өчен уңайлы.
  2. Тәүдә дөгене, саркытылган су үтә күренмәлегә әйләнгәнче, яхшылап кат-кат юарга кирәк.
  3. Ярмаларны казанда пешерү яхшырак, чөнки калын төпле савыт тиз генә көеп бармый.
  4. Гадәттә, 2 өлеш дөге ярмасына 3 өлеш су алына. Ярманы кайнап торган суга салабыз, кызу утта кайнатып чыгарабыз һәм өстен каплап, утны азайтып, 12 минут пешерәбез. Сүндергәч, тагын 10-12 минутлап капкачын ачмыйча тотарга кирәк. Бу арада дөге үз парында ныклап бүртеп, пешеп бетә.
  5. Хәзер инде тоз (2 стакан ярмага, гадәттә, 1 чәй кашыгы), ак май салырга һәм яхшылап болгатырга була.
  6. Бу рәвешчә пешергән ярма бәлеш эчлекләре өчен яхшы. Алдан юып, парландырып бүрттерелгән хөрмә, йөзем җимешләрен генә кушасы кала. Әгәр дөге катырак тоелса, башка чакта су күләмен бераз арттырырга, суны бер ярты чынаяк чамасы күбрәк салырга кирәк.
  7. Ботка итеп пешергәндә, су урынына сөт кулланырга, яисә югарыдагыча 12 минут кайнаткач, 1 я 2 чынаяк сөт өстәп пешереп бетерергә була.
  8. Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
    Фото: Pixabay.
    Читайте нас: