Тары боткасы тәмле булсын өчен, аның ярмасын сайлый белү кирәк. Карарак төстәгесенең тәме бераз ачырак. Ә менә алтын сары, кара бөртекләре күренмәгән ярма яхшы үзләштерелә, тизрәк пешә һәм боткасының тәме дә тел йотарлык булучан. Ярманың вагы да очрый, анысы бик тиз пешә, боткасы үзле була.
Тары боткасын пешерү ысуллары бик күп. Аларның берсе турында язып үтик. Бу рецепт өчен 1 стакан 220 г ярма, 660 мл су, 500 мл сөт, 50 г ак май, бал кашыгы очында тоз кирәк.
Иң тәүдә тарыны, суы үтә күренмәле булганчы, яхшылап юабыз. Кайнар су белән дә чайкарга була. Ботка өчен әзерләнгән ярманы казанга салып, кайнар су коябыз, кайнатып чыгарабыз. Утны сүрәнәйтеп, өстен каплыйбыз. Ярма бүртеп, өстендә суы беткәч, сөт өстәп, кайнатуны дәвам итәбез. Сөт тә сеңеп беткәч, тоз, май салып болгатабыз. Каплап, бераз (15-20 минут) тотканда, ботка аеруча тәмләнеп китәр. Әзер тары боткасына бал, чикләвек һәм теләсә нинди җиләк-җимеш өстәргә мөмкин.
Гомумән, сөттә пешкән тары боткасы – бик файдалы ризык. Эш шунда ки, бу ярмада үсемлек аксымы күп, фолий кислотасы, шулай ук В төркеме витаминнары, кальций, магний, фосфор, организм тарафыннан синтезлана алмаган аминокислоталар (валин, лейцин, третнин) бар. Кешеләр аны 7 мең ел элек үк куллана башлаган. Тары ярмасы май катламы үсүдән саклый, йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр һәм кан басымына уңай йогынты ясый, сөякләрне ныгыта. Тары ризыкларын даими куллану инфаркт, инсульт һәм Альцгеймер авыруы куркынычын, канда "начар" холестерин дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итә. Ябыгырга телүчеләр өчен дә кулай: 100 граммында нибары 348 ккал. Организмнан авыр металл ионнарын кудырырга сәләтле. Аны антибиотиклар кабул иткәннән соң куллану да файдалы.
Шул ук вакытта тары башка ярмалардан составында май күп булуы белән аерылып тора, ул туендырылмаган (ненасыщенные) майлы кислоталарга бай (шуңа күрә ул тиз бозыла һәм җылы урында аны саклауны яратмый). Эч кипкәндә, түбән кислоталы гастрит; калкансыман биз авырулары булганда куллану киңәш ителми.