Барлык яңалыклар
Аш-су
8 гыйнвар 2021, 16:00

Алмаз һәм Айдар ЮНЫСОВлардан – алма штруделе!

Бертуган башкаручы һәм композиторлар, оста баянчы һәм тальянчылар Алмаз һәм Айдар ЮНЫСОВны Башкортстанда һәм Татарстанда белмәгән кеше дә юктыр. Ләкин аларның аш-су остасы булуларын мин үзем өчен күптән түгел ачтым. Әле Яңа ел бәйрәмнәре һаман тәмамланмаган – туганнар, дус-ишләр бер-берсенә кунакка йөрешә. Кунак табыны өчен өр-яңа рецепт: Алмаз һәм Айдар ЮНЫСОВлардан – алма штруделе!

Бертуган башкаручы һәм композиторлар, оста баянчы һәм тальянчылар Алмаз һәм Айдар Юнысовларны Башкортстанда һәм Татарстанда белмәгән кеше дә юктыр. Ләкин аларның аш-су остасы булуларын мин үзем өчен күптән түгелачтым. Әле Яңа ел бәйрәмнәре һаман тәмамланмаган – туганнар, дус-ишләр бер-берсенә кунакка йөрешә. Кунак табыны өчен өр-яңа рецепт: Алмаз һәм Айдар ЮНЫСОВлардан – алма штруделе!
КИРӘК БУЛАЧАК:
  1. Уртача зурлыктагы 4-5 алма;
  2. 100 грамм күрәгә;
  3. 100 грамм йөзем;
  4. Чүпрәсез эшләнгән катлы-катлы камыр (тесто слоёное бездрожжевое);
  5. 1 йомырка;
  6. 50 грамм сыер мае;
  7. 100 грамм әстерхан чикләвеге;
  8. 3 аш кашыгы шикәр комы;
  9. 2 аш кашыгы бал;
  10. 1 аш кашыгы төелгән дарчин (корица);
  11. Штрудель өстенә сибү өчен 100 грамм он.
  12. ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ:
    Алманың орлыклы үзәген алып ташлап, вак кисәкләргә кискәлибез. Шикәр һәм дарчин өстәп, кәстрүлгә салабыз һәм талгын утка куябыз. Болгата-болгата, утта 10 минут тотабыз.
    Бу вакытта әстерхан чикләвекләрен ваклап, күрәгәне вак итеп кисәбез. Аннары алмалы кәстрүлне уттан алып, аңа әстерхан чикләвекләрен һәм күрәгәне салып, барысын бергә бутыйбыз, бал һәм йөзем өстибез. Штрудельнең эчлеге әзер.
    Зур киҗе-мамык сөлге яки куна тактасы өстенә он сибәбез дә, мөмкин кадәр юкарак итеп камыр җәябез. Камырны эретелгән ак май белән майлыйбыз. Аңа эчлекне салып, колбаса формасында урыйбыз.
    Табаны калган май белән майлап, өстенә он сибәбез. Әзер штрудельне җөе белән түбәнгә каратып табага салабыз. Аннары табаны 180 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Ул анда 30-40 минут торырга тиеш.
    Әзер штрудель өстенә шикәр пудрасы сибәбез. Табынга туңдырма белән бирү яхшы.
    Ашыгыз тәмле булсын!
    Фото: kudaufa.ru
    Читайте нас: