Барлык яңалыклар
Аш-су
27 ноябрь 2020, 00:20

Бигрәк тәмле бәрәңге!

Гап-гади бәрәңгедән мең төрле ризык: коймак та, белен дә, коймак та, пәрәмәч тә, һәм хәтта... печенье да пешереп булганын белә идегезме әле? Белмәсәгез – белегез! Рецептлар – сайтта!

Гап-гади бәрәңгедән мең төрле ризык: коймак та, белен дә, коймак та, пәрәмәч тә, һәм хәтта... печенье да пешереп булганын белә идегезме әле? Белмәсәгез – белегез!
БӘРӘҢГЕ КОЙМАГЫ
800 грамм бәрәңге, 1 стакан сөт, 1стакан он, 3 аш калагы крахмал, 2 йомырка, 10 грамм чүпрә (дрожжи), 3 аш калагы май, тоз алына.
Кабыгыннан чистартылган бәрәңгене кыргычта уып, сутын сыгып, он белән кушасың һәм сөттә җебетелгән чүпрә саласың. Камыр кабарсын өчен җылырак урынга куела. Кабаргач, крахмал, йомырка, тоз салып тагын 1,5-2 сәгать тотыгыз. Коймакны чыжлап торган майлы табада пешерегез. Табынга каймак белән бирелә.
БӘРӘҢГЕ БЕЛЕНЕ
500 грамм бәрәңге, 4 аш калагы он, 1 стакан сөт, 2 йомырка, 1/2 сөт өсте, 1 чәй калагы шикәр комы, үсемлек мае, 2 аш калагы ак май, тоз кирәк. Әрчелгән бәрәңгене парда пешереп, кызу көенә кыргычта уыгыз. Җылымса сөттә шикәрне, тозны эретегез һәм йомырка сарысы белән он кушыгыз.
Барысын да уылган бәрәңгегә салып болгатыгыз. Йомырка агын туглап салыгыз, сөт өсте кушыгыз һәм яңадан яхшылап болгатыгыз. Белен үсемлек мае салып кыздырылган табада пешерелә. Табынга эретелгән ак май белән майлап бирелә.
БӘРӘҢГЕ КОЙМАГЫ
1 килограмм бәрәңге, 250 грамм кабак, 2 йомырка, 1 аш кашыгы он, 150 грамм колбаса, тоз, борыч, пешерер өчен май кирәк.
Әрчелгән бәрәңгене угычта кырып сутыннан сыгып алыгыз. Аңа шулай ук кырып эшләнгән кабак, йомырка, он, тоз, борыч кушыгыз һәм яхшылап туглагыз. Камырга вак кына итеп туралган колбаса салыгыз. Коймакны әйләндереп, ике ягын да пешереп алыгыз.
БӘРӘҢГЕ БЕЛӘН АЛМАДАН ПИРОГ
400 грамм бәрәңге, 4 алма, 1 йомырка, 2 аш калагы ак май, 7 аш калагы шикәр комы, 3/4 стакан он, 2 чәй калагы төелгән дарчин кайрысы (корица), лимон кабыгы, 1/2 чәй калагы сода, тоз кирәк.
Әрчеми пешерелгән бәрәңгене кабыгыннан чистартып, вак тешле кыргычта уыгыз. Алманы юып, кискәләп эчен алгач, эре кыргыч аша үткәреп бәрәңгегә кушыгыз. Йомырканы шикәр комы белән туглап, май, тоз, сода, төелгән дарчин кайрысы, лимон кабыгы, он өстәгез. Барлыкка килгән массаны яхшылап бутагыз, табага яки торт пешерә торган формага майлап салып, өстен пычак белән тигезләп, газ мичендә 1 сәгать пешерегез.
БӘРӘҢГЕ ҺӘМ ЭРЕМЧЕКТӘН ПӘРӘМӘЧ
1 килограмм бәрәңге, 1 аш калагы он, 2 йомырка, 2-3 аш калагы ак май, тоз алына.
Эчлек өчен: 450 грамм эремчек, 1 аш калагы шикәр комы, 2 йомырка, тоз, ванилин кирәк.
Пешкән бәрәңгене кыргыч аша үткәреп, он, йомырка кушыгыз һәм әйбәтләп изегез. Әвәләп, 2 сантиметр калынлыгындагы көлчәләр ясап майлы табага тезегез. Эремчеккә йомырка, шикәр комы, ванилин, тоз кушып изегез һәм түгәрәкләп бәрәңге көлчәсенең эченә батырып салыгыз. Өстенә тугланган йомырка сөртеп, газ мичендә пешерегез, табынга майлап бирегез.
БӘРӘҢГЕ ПЕЧЕНЬЕСЕ
500 грамм бәрәңге, 3/4 стакан шикәр комы, 5 аш калагы май, 2 йомырка, 1 чәй калагы дарчин кайрысы, 1 аш калагы үсемлек мае, 2 чәй калагы лимон кабыгы, ванильле шикәр комы алына.
Бәрәңгене чистартыгыз, вак кыргыч аша үткәрегез, шикәр комы, дарчин кайрысы, йомырка, лимон кабыгы һәм май кушып бертөрле массага әверелгәнче әйбәтләп болгатыгыз. Камырны майланган тактага 1 сантиметр калынлыгында җәеп салып өстен пычак белән тигезләгез һәм стакан белән түгәрәкләп кисегез. Түгәрәк җәймәләрне майлы табага тезеп, куеп газ мичендә 30 минут пешерегез. Әзер печенье өстенә ванильле шикәр комы сибеп чыгыгыз.
Сайт: tvcook.ru
Читайте нас: