Барлык яңалыклар
Аш-су
7 сентябрь 2020, 11:05

Тәмле салат

Бу салатның составында аш серкәсе (уксус) юк. Шуңа карамастан, ул бик яхшы саклана.

Бер литрлы чиста банкага бер болгар борычы, бер баш суган, ике тырнак сарымсак һәм туралган помидорлар саласың. Әлбәттә инде, яшелчәләр юылган, чиста булырга тиеш. Икенче савытта бер литр суны кайнатып, бер аш кашыгы тоз, өч аш кашыгы шикәр комы, дәфнә (лавр) яфрагы, борчаксыман борыч өстәп, кайнатып, тозлык әзерлисең. Әлеге тозлыкны банкага коеп, 20-25 минут стерилизациялисең. Ахырдан өч аш кашыгы кайнатылган үсемлек (көнбагыш) мае салып, банка тимер капкач белән ябыла һәм суынганчыга кадәр баштүбән калдырыла. Банкаларны, җылысы сакланып, стерилизация дәвам итсен өчен, җылы әйбер белән төреп, бер тәүлеккә калдырганда, бигрәк яхшы.
Димәк, бер банкага кирәк була:
болгар борычы – 1 данә,
суган – 1 баш,
сарымсак – 2 тырнак,
помидор – зурлыгына карап, берничә данә.
Тозлык өчен кирәк:
су – 1 литр,
тоз – 1 аш кашыгы,
шикәр комы – өч аш кашыгы,
дәфнә (лавр) яфрагы – 1-2 данә,
борчаксыман борыч – 3-5 данә.
***
2 литр тозлык 1 әр литрлы 2 банкага һәм 700 миллилитрлы 3 банкага җитә.
***
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: