Барлык яңалыклар
Аш-су
2 сентябрь 2020, 09:44

Чүпрәсез икмәк буламы?

Була икән шул. Өстәвенә, бик тәмле һәм файдалы да әле ул. Рецепты – сайтта!

Була икән шул. Өстәвенә, бик тәмле һәм файдалы да әле ул.
Аны пешерү өчен иң башта ачыткы (закваска) ясарга кирәк. Бер литрлы банкага 50 мл су, бер аш кашыгы арыш оны салып яхшылап болгатабыз. Банка авызын пакет белән каплыйбыз да караңгы урында бер тәүлек тотабыз. Икенче көнне бер үк вакытта банкага бер аш кашыгы арыш оны, 50 мл җылымса су салып яхшылап болгатабыз. Тагын бер тәүлек тотабыз. Тагын шуның кадәр он һәм су сибеп болгатабыз да, тагын бер тәүлек тотабыз. Соңгы мәртәбә он һәм су салып яхшылап болгаткач, 8 сәгатьтән ачыткы әзер була. Бернинди чүпрә кирәкми, ипи күпереп пешә, тәме бөтенләй икенче була!
Менә бу – чүпрәсез пешергән ипи була инде. Башта үзем дә ышанмый гына ясаган идем, нәтиҗәсен күргәч, исем китте. Ипи пешерү өчен бер литр суга 3 аш кашыгы ачыткы салына. Ачыткыга шундук он һәм җылы су өстәп куярга кирәк. Бу – даими пешеренүчеләр өчен. Сирәк кенә пешергән кешегә ачыткыны яңадан ясарга кирәк булачак. Әзер ачыткыны суыткычта өч атна буена сакларга мөмкин. Ак ипи пешерергә теләсәгез, ачыткыга ак он өстәгез.
Ашыгыз тәмле булсын!
Фото: Baker-man.ru
Читайте нас: