Барлык яңалыклар
Аш-су
31 август 2020, 23:36

Зыянлы азыклар

Чит илләрдә кешелек өчен зыянлы бу кушылма тыелган, ә Русиядә ашамлык җитештерүдә куллану рөхсәт ителгән.

Дөньяда иң күп кулланыла торган азык а берсе – титан диоксиды Е171 кешелек өчен зыянлы. Ул идеаль агарткыч санала, аны икмәккә, сөт һәм кондитер ризыкларына, сагызга, теш пастасына кушалар. Ә иң куркынычы – титан коры сөт җитештерүдә кулланыла, аннан исә бик күп сөт ризыгы әзерләнә. Мондый ризыклар составында титан диоксиды хәтта күрсәтелми дә. Күптән түгел галимнәр ачыклаганча, Е171 ашказаны һәм эчәклек күзәнәкләре структурасын җимерә, бу исә куркыныч ашкайнату системасына үтеп керергә мөмкинчелек бирә, шул ук вакытта цинк, тимер, май кислоталары матдәләрнең үзләштерелүенә комачаулый. Француз галимнәре әйтүенчә, сынау барышында титан диоксидын даими кулланган хайваннарның 40 процентының ашказанында яман шеш пәйда булган. Русиядә Е171 өстәмәсен ашамлык җитештерүдә куллану рөхсәт ителгән, сәламәтлеккә зыян китермәслек тәүлеклек норма исә ачыкланмаган. Шунлыктан коры сөт җитештерүче үз продуктына теләсә күпме титан диоксиды куша ала.

Фото: stolica-s.su
Читайте нас: