Барлык яңалыклар
Аш-су
19 август 2020, 11:05

Кышкылыкка борщ

Бу яшелчә консервы файдалы микроэлементларга бай. Әзерләве дә бик ансат.

Кышкылыкка борщ өчен яшелчәләрне консервлаганда бик уңайлы. Беренчедән, яшелчәләрне бу рәвешле саклавы бик җайлы, икенчедән, вакыт җитешмәгәндә, итле шулпада я инде бәрәңге генә өстәп, борщ әзерләп алып була. Ә аны пешерү, билгеле булуынча, шактый вакыт таләп итә.
Безгә түбәндәге яшелчәләр кирәк булачак:
кызыл чөгендер 2 кг,
кишер 2 кг,
суган 2 кг,
помидор 2 кг.
Тәмләткечләр:
Үсемлек (көнбагыш) мае 600 мл,
аш серкәсе (уксус) 100 мл,
су 150 мл,
шикәр комы 200 гр,
тоз 130 гр (5 аш кашыгы).
Борчаксыман борыч, дәфнә (лавр) яфрагы өстәргә дә онытмагыз.
Юып, вакланган яшелчәләрне аш серкәсе һәм суның өчтән берен кушып, утка куябыз. 15 минут (болгаткалап торып) кайнатабыз һәм аш серкәсе белән суның калган өлешен, шикәр комы, тоз, борыч, үсемлек маен өстәп, тагын 30 минут буе сүрән утта кайнатабыз. Әзер булырга 10 минут кала дәфнә яфрагын өстибез һәм алдан стерильләштерелгән пыяла банкларга тутырып, кайнар суда пешекләнгән тимер капкачлар белән каплыйбыз.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: