Барлык яңалыклар
Аш-су
11 август 2020, 21:05

Арпа ярмасы (перловка) белән кышкылыкка рассольник

Ашыгыч кына ашарга әзерләргә кирәксә, җәен ясаган яшелчә консервлары ярдәмгә килә. Итле шулпада бәрәңгене пешереп, рассольник консервын өстәп җибәргәндә, тансыкка бик тәмле була. Өстәвенә, рецепт составында – һәркемнең бакчасында үсә торган яшелчәләр.

Кирәкле ингредиентлар:
3 кг кыяр,
3 кг кызыл помидор,
700 гр башлы суган,
500 гр кишер,
350 мл үсемлек (көнбагыш) мае,
300-400 гр арпа ярмасы (перловка),
4 аш кашыгы тоз,
4 аш кашыгы томат пастасы,
1-2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе (уксус).
Тәмләткечләрдән: борчаклы борыч, дәфнә (лавр) яфрагы, яшел укроп орлыклары.
Яшелчәләрнең барысын да яхшылап юарга. Помидорларны иттарткыч аша үткәрергә я вак итеп турарга, суганны ваклап, кыярны шакмаклап турарга. Кишерне эре кыргычтан чыгарырга. Арпа ярмасын юып, алдан ук суда кайнатып, пешереп, сөзеп алырга була яисә пешермичә генә кушарга да була.
Барлык ингредиентларны кушып, көеп китмәсен өчен вакыт-вакыт болгаткалап, 40 минутлап пешерәбез. Аш серкәсен соңрак өстәргә (10 минут кала) дә мөмкин.
Әзер массаны алдан стерильләштерелгән банкаларга җәһәт кенә тутырып, кайнар суда пешекләнгән тимер капкачлар белән ябабыз, баштүбән әйләндереп каплыйбыз һәм төреп, суынганчы тотабыз. Мондый ысул белән ясалган рассольник өй температурасында да яхшы саклана, бозылмый.
Читайте нас: