Барлык яңалыклар
Аш-су
10 август 2020, 16:00

Кореячә кыяр салаты

Кыярдан кышкылыкка кореячә салат әзерләп карагыз, ул бик үзенчәлекле тәмле килеп чыга. Әзерләве бик тиз һәм җайлы, витаминнары да саклана.

Салат өчен кирәкле ингредиентлар:
кыяр – 2 кг;
кишер – 500 г;
кореячә кишер өчен тәмләткеч – 10 г яисә 1 данә туралган ачы борыч;
шикәр комы – 150 г (6 аш кашыгы);
тоз – 50 г (2 аш кашыгы);
үсемлек мае – 120 мл (ярты чынаяк);
9 % аш серкәсе - 120 мл (ярты чынаяк);
сарымсак – бер я ике баш.
Салатны консервлау:
Кыярларны яхшылап юып, очларын кисеп, салкын суда тотабыз. Болай иткәндә аларның ачысы чыгачак, ә үзләре кетердәп торачак.
Аннары кишерне салам сыман итеп турыйбыз я эре кыргычтан кырабыз.
Сарымсакны арчып, сарымсак үткәргечтән я вак кыргычтан үткәрәбез.
Кыярларның кабыгын арчып (яисә тышы белән) түгәрәкләп турыйбыз.
Тирән савытка кишер, кыяр, ачы борыч (яисә кореячә кишер өчен тәмләткеч), сарымсак, шикәр комы салабыз. Аш серкәсе, үсемлек мае өстәп, болгатабыз. Капкач белән каплап, салкынча урынга 6 сәгатькә куябыз. Вакыт-вакыт буташтырып торабыз.
Алдан стерильләштерелгән 0,5 я 0,75 литрлы пыяла банкларга әзер яшелчәләрне салабыз. Кайнар суда пешекләп алынган тимер капкачлар белән ябабыз. Банкаларны газ, электр мичендә я каплаулы сулы мистә ким дигәндә 20 минут стерильләштерәбез.
Банкаларны алып, астын өскә каплап куябыз. Җылы әйбер белән яхшылап урап, бер тәүлек тотабыз. Аннан инде салатларны базга төшерергә дә мөмкин.
Читайте нас: