Барлык яңалыклар
Аш-су
15 июль 2020, 14:44

Җиләм җыям, как коям

Бу такмак колакка бала чактан эләгеп калган:Җиләк җыям, как коям,Дәү әнигә бүләккә;Монда җиләк күп икән,Аю-бүре юк икән...Быелгы җәй как кояр өчен шулкадәр уңай: үзе эссе, үзе җиләк-җимешне ятып җыймалы.

Ата-бабаларыбызның зирәклегенә ничәнче кат инанам: азык-төлекне алар иң табигый, иң уңай ысуллар белән әзерли белгән. Как кою да алардан калган. Җиләк-җимеш кагы – бернинди артык нәрсә кушмыйча, кояш энергиясен кулланып әзерләнгән, кышкылыкка витаминнар, микроэлементлар чыганагы ул! Кара диңгезгә юллары төшүчеләр күргәндер: анда базарларда какны җирле деликатестай тәкъдим итеп, зурлап саталар.
Безнең дәү әниләр какны җәйләр буе коя, киптерә иде. Аны җиләк-җимешнең кайсысыннан да әзерләп була. Шикәр кушучылар, ассорти ясаучылар да бар. Мин исә, шикәр-фәлән кушмыйча, пешермичә ясауны хуп күрәм. Төрлесен бергә кушмау да яхшырак, дим. Ризык никадәр гадирәк, табигыйрәк, аны үзләштерү шулкадәр җиңелрәк, файдалырак. Дөрес, балан, миләш кагын ясаганда алма да кушсаң, татлырак була. Мөмкинлек бар икән, газ, электр мичендә я электр киптергече белән булашканчы, кояшта киптерү дә уңайлырак һәм экологик яктан яхшырак.
Кояшта как кою технологиясе бик гади.
  1. Элек куна тактасын куллансак, хәзер моның өчен бер фанера тактаны как өчен генә тотынып була. Фанера гадәттә 1,5 метрга 1,5 метр зурлыгында була. Өчкә кистереп алганда, киңлеге ярты метрлы, озынлыгы метр ярымлы такталар килеп чыга. Аларны күчереп йөртергә, кышын сакларга алып куярга да бик уңай. Беренче кат кулланганда, аш содасы я аш серкәсе (уксус) белән яхшылап юып, киптерергә кирәк.
  2. Тактага мул итеп көнбагыш мае сөртәбез. Моның өчен махсус пумала тоту яхшы.
  3. Җиләк-җимешне (җир җиләге, кура җиләге, бакча җиләге, карлыган) юып, чистартып, изәбез, я иттарткыч я блендердан чыгарып, төерсез, бертөрле масса хәленә китерәбез. Балан, миләш, алма кебек, төшле, кабыклы җимешләрне сут чыгаргыч (соковыжималка) аша үткәрергә була. Иләктән кул белән үткәргәндә, йомшарганчы пешереп алмый булмый.
  4. Әзер измәне майланган такта өстенә 0,5 – 1 см тирәсе калынлыкта тигезләп җәябез.
  5. Тактаны көнозыны кояш төшә торган тигез урынга куябыз.
  6. Какның өске ягы кипсә, куптарып алып, аскы ягын өскә әйләндерәбез. Как артык юка булса, аны йөзләргә була, ягъни җиләк-җимеш измәсен юка урыннарга өстәп сылап, тагын киптерергә мөмкин.
  7. Төрле җиләк-җимеш төрлечә кибә, көннең кызулыгына, какның юка яисә калын булуына да карый – искә алып, күз төшереп торырга кирәк. Әлбәттә инде, яңгырга калдырудан сакларга. Теплица булса, анда кертеп куярга мөмкин.
    Тулысынча дымнан котылу өчен какны өйдәге кер җебенә элеп, әйләндерә-әйләндерә киптерүчеләр дә бар.
    1. Әзер какны, азык-төлек өчен кулланыла торган кәгазьгә төреп, суыткычта саклау уңайлы.
    2. Какларыгыз тәмле булсын, дуслар!
      Читайте нас: