Барлык яңалыклар
Аш-су
14 июль 2020, 12:00

Крыжовник, әфлисун, сарымсак

Крыжовник кан тамырларын чистартырга, организмнан радиацияне, авыр металларны чыгарырга сәләтле.

Крыжовникны юкка гына, “төньяк винограды” димиләр, аның сәламәтлеккә файдасы күп. Үзенчәлекле тәмгә ия бу җимеш организмнан радиацияне, авыр металларны чыгарырга һәм кан тамырларын чистартырга сәләтле пектинга бай. Әмма ашказаны һәм эчәклек трактында җәрәхәт булганнарга күп ашарга ярамый.
Әфлисунлы крыжовник
Бу тәмлекәчне әзерләү бик җайлы. Бакчагызда крыжовник үссен дә кибеттә әфлисун гына булсын.
1,5-2 килграмм крыжовник, 3 данә әфлисун, 1,5 килограмм шикәр комы кирәк булачак.
Катнашма суыткычта саклана. Цитрус тәмнәре килеп торган бу тәмлекәч эссе җәйге көннәрдә чәй эчү өчен бик яхшы. Сусынны кандыра, хәл кертеп җибәрә. Балаларга да ошый. Шуңа күрә ул, гадәттә, көзгә-кышка ук калмый, тиз арада "юк ителә".
  1. Крыжовникны сабакларыннан чистартып, юабыз.
  2. Әфлисуннарны яхшылап юабыз, кайнап торган суда пешекләп алсак, бигрәк яхшы, дүрткә бүлеп, төшләреннән чистартабыз. (Өченче әфлисунны кабыгыннан һәм төшләреннән чистартылган бер лимон белән алыштырсак, катнашма әчкелтемрәк һәм тагын да витаминлырак булачак).
  3. Крыжовник белән әфлисуннарны (кабыгы белән бергә) вак рәшәткәле иттарткычтан үткәрәбез.
  4. Хасил булган катнашмага шикәр комы кушып болгатып, чиста пыяла банкаларга тутырабыз. Шикәре эреп беткәч, суыткычка куябыз.
  5. Кышкылыкка сакларга теләсәк, сүрән утта 20 минутлап кайнатып алырга кирәк.
    Сарымсаклы крыжовник
    700 гр крыжовник белән 300 гр сарымсакны иттарткыч аша чыгарып, тәменчә тоз-шикәр сибеп, банкаларда суыткычта саклыйлар. Көненә өч аш кашыгы кулланганда кан тамырлары авыруларыннан шифасы бар.
    Читайте нас: