Барлык яңалыклар
Аш-су
1 июль 2020, 00:01

Камырыгыз ишелеп уңсын!

Хуҗабикәләр колагына.

Әгәр камырга суда эретелгән бәрәңге крахмалы кушсаң, пироглар күпкә йомшак була.
Пирог, икмәк, тәбикмәк, коймак камырына бер аш кашыгы тутырып манный салсаң, тәмлерәк була.
Чүпрә камырына, төче камырга йомшарган акмай салсаң, ул уңа. Майны эретеп салырга ярамый, чөнки камырның сыйфаты бозыла.
Чүпрә иске булса, камыр авыр кабара. Аның сыйфатын тикшерер өчен чүпрә, бераз су, он салып, оеткы ясагыз. Әгәр берникадәр вакыттан соң оеткы өстендә яргаланган кебек эзләр барлыкка килсә, чүпрә яхшы дигән сүз.

Фото: 5-nt.ru
Читайте нас: