Җәй үзенең уртасына якынлаша. Теплицаларда кыяр-помидорлар өлгереп тә килә инде. Тиздән чират ачык һавада үскәннәренә дә җитәчәк. Димәк, аларны кышкылыкка саклау хәстәрен күрергә кирәк. Ә моның өчен иң үтемле чара – тозлау, яки маринадлау. Түбәндәге язма сезне татлы-ачы маринадлар әзерләү серләренә өйрәтер. Киңәшләребезне тотсагыз, кетердәвек кыярлар, татлы-ачы помидорлар кыш буена табыннарыгыздан өзелмәячәк. Бары тик иренмичә, җиң сызганып эшләргә генә кирәк. Өстәлләрегез мул булсын!
Бер литр суга 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр алына. Шуңа 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәлә, җаныгыз теләгәнчә, тәмләткечләр кушыла.
Бер литр суга 1 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр алына. Шуңа 2,5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе кушыла. Тәмләткечләрнең күләме – үз ихтыярыгызда.
Бер литр суга 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр алына. Шуңа 2 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе өстәлә, җаныгыз теләгәнчә, тәмләткечләр кушыла.