Барлык яңалыклар
Аш-су
25 Май 2020, 15:20

Өйдә аш-су тәмлерәк!

Үзизоляция дип, уңган хуҗабикәләр һич тә тик ятмый. Уңайдан файдаланып, якыннарын тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый. Яшь дустыбыз Юлай НИЗАЕВ исә аш-су остасы Мәрьям ханым МИҢНЕГУЛОВА белән әңгәмә корды. “Инстаграм”чы дуслары 53 меңнән артып киткән Мәрьямнан тормыш турында уйланулар һәм берничә шәп рецепт!

Интернет челтәрендә татар телендә рецептлар тәкъдим итүчеләр байтак кына. Арада иң танылганнарының берсе – Мәрьям ханым Миңнегулова. Аңа “Бәйләнештә” челтәренә язылучылар саны 30 меңгә якын, ә “Инстаграм”чы дуслары 53 меңнән артып киткән. Мәрьям ханым Татарстанның Башкортстанга ут күрше Азнакай районында яши. 1974 елның 1 апрелендә Тукай районының Таулык авылында туган. 1992 елда Фәрит Миңнегулов белән гаилә корып, ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.
Ашарга пешерергә дөнья үзе өйрәтә
“Унике яшьтә әнисез калдым. Алты абыем бар, мин иң төпчеге. Безне инде күбрәк әбием, әтием карап үстерде. Әбием: “Әби белән үскән бала, дип әйтерләр, кызым, эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнеүең үзең өчен булыр!” – дия торган иде. Барлык эшләрне курыкмыйча, җитез итеп эшләргә, һәр эшне ”бисмилла” әйтеп башларга өндәде. Яшьли ипи салырга, токмач кисәргә, сыер саварга өйрәндем. Икмәк салганда күәскә буем да җитми иде, урындыкка менеп баса идем.
18 яшьтә кияүгә чыктым, Яр Чаллы шәһәрендә кассир-контролер булып эшләдем, шуннан соң Азнакай якларына кайтып төпләндек, йорт-курабызны карадык. Бар эшкә өйрәнәсем килде, һәр яңалыкка “мин булдыра алам” дип, тотына идем. Ашлар, Коръән ашлары, туй һәм никах мәҗлесләре еш кына булып тора иде. Бездә табынга токмачлы аш, зур итеп өелеп торган чәк-чәк (бавырсак) бирәләр. Чәй алдыннан гөбәдия куялар. Итле бәлеш тә популяр”.
Азык-төлек сыйфатлы булсын
“Мин үзем, кагыйдә буларак, хәләл продуктларга өстенлек бирәм. Итне белгән кешеләрдән, үзебезнең авылда җитештерелгәнне алам. Торт ясаганда хәләл желатин кулланам. Бүтән кирәкле азык-төлекне тормыш иптәшем район үзәгеннән алып кайта. Аларның җитештерү датасын, саклану вакытын карап, сыйфатлысын алырга тырышабыз. Составында сөт ризыкларын алмаштыручы, пальма мае, консервантлар, ГМО булган продуктларны кулланудан сакланабыз”.
Иң яраткан ризык
“Хатын-кызның иң яраткан ризыгы – гаиләсе яраткан ризык инде ул. Күпчелек милләттәшләребез кебек, итле-бәрәңгеле ризыкларга басым ясыйбыз. Электән шулай килгәндер, тәрбиядән дә. Аш шулпасы булса, өй токмачы булсын. Кибетнекен сирәк салам, үзем дә, гаиләм дә өнәп бетерми аны. Ә үзем кыстыбый яратам”.
Интернет – аш-су пешерүдә ярдәм
“Үзем пешергән ризыкларның фотоларын мин тәүдә “Бәйләнештә” челтәренә куеп бара башладым. Аларны пешерү турында кызыксына, рецептларны сорап ала иделәр. “Тәм-том Мәрьям” дигән төркем булдырдым. Анда башкаларның рецептларына да урын бирәм. Иң мөһиме – рецепт күңелемә хуш килергә тиеш, шулчакта гына аны халык хөкеменә чыгарам.
Шуннан соң балалар: “Әни, күп кешеләр хәзер “Инстаграм”да утыра”, – дип, анда күчәргә кыстадылар. Халык ошаткач, ник инде блог алып бармаска.
Яңа рецептлардан да хәбәрдар булып торырга кирәк. “Ютуб“ каналында махсус каналлар бар, аларны карыйм, башка хуҗабикәләрнең битләренә кереп чыгам”.
Ничек вакыт табарга?
“Әйе, күпләр, пешеренергә вакыт юк, кибеттән генә алам, ди. Ләкин, минем уемча, өйдә пешергән ризыкка җитми инде. Вакытны бүлә белергә кирәк. Мин үзем иртән торам да план корам: төшке ашка нәрсә пешерергә, өй җыештырырга, бакчада нәрсәләр эшләргә? Мин бит әле эшлим дә. 27 ел буена сыер савучы булдым, әлеге көндә социаль хезмәткәрмен: авылдашларыма – биш әби һәм бер бабайга ярдәм итәм”.
Балаларны өйрәтергә онытма
“Мине улым да аш-су әзерләү белән бик кызыксына. Төркемне аның тәкъдиме белән булдырдым бит. “Ютуб“ каналын да ул ачып бирде, видеоларымны анда ул кертә. Студент елларыннан ук пешеренергә өйрәнде, тулай торакта торганда ук кекслар пешерә белә иде. Үзе исә төзелеш юнәлеше буенча белем алды. Берчак без кайтуга бик тәмле иттереп тәбикмәк пешереп куйган, шуннан соң коктейль ясады. Ничектер, үзенең күңеле ята, кызыксынуы бар“.
Саклык кирәк
“Милли ризыкларыбызның күбесе пешереп, кайнатылып әзерләнә. Болай иткәндә, әлбәттә инде, азыкта зарарлы микроорганизмнар калмый. Ә инде салат кебек заманчарак ризыкларны әзерләгәндә, аларны саклау срогына игътибар итәү мотлак. Яшелчә-җимешне, бигрәк тә кибеттән алганын, чи килеш кулланганда, яхшылап юам. Кайнап торган су белән пешекләп алганда, бигрәк тә яхшы. Сальмонеллездан саклану өчен, табиблар йомыркаларның тышчасын юарга, ким дигәндә 10 минут пешерергә киңәш итә. Шулай ук балыкны да бик яхшылап кыздырам. Һәртөрле инфекциядән, паразит суалчаннардан саклану өчен чи ит һәм балык өчен аерым такта, пычаклар булса яхшы. Аш бүлмәсен, савыт-сабаны чиста тоту – сәламәтлек гарантиясе, дияр идем”.
Аш уңсын өчен, уйлар якты булу кирәк!
“Аш-суга тотыныр алдыннан кулларны җентекләп юам, чәчне җыеп, яулык бәйлим. Һәм инде иң мөһиме – ризык пешерүгә якты уйлар, яхшы ниятләр белән керешү мөһим. Шулчакта гына камыр күпереп уңар, аш-су тәмле була, тәнгә шифа, сихәт, көч булып иңә. Кәеф булмаса, кайгылы-борчулы чакларда пешеренергә ашыкмау хәерлерәк.
Исәнлек булсын, сәламәт булыйк, күкләребез аяз, тормышларыбыз тыныч булсын, дуслык-татулык була күрсен бар дөньяда. Дошманлашмыйк, көнләшмик, кешеләр белән яхшы мөгаләмәдә була күрик. Мин үзем гадилекне, үзара ихтирам булганны яратам. Бер тапкыр гына киләбез бит дөньяга, авыр сүзләр әйтешмик беркайчан да”.
Духовкада пешкән бавырсак
“Чәк-чәк – милли табыныбызның иң затлы ризыкларының берсе. Аны пешерә белүче кеше иң осталардан санала. Эрерәк чәк-чәкне бездә “бавырсак” дип атыйлар. Соңгы чорда аны газ мичендә пешерә башладылар. Кемдер бу җайлы ысул хакында белмидер дә әле.
5 йомырканы миксер белән күпертәм, шуңа 1 аш кашыгы көнбагыш мае, чәй кашыгы очына гына алган чәй содасын уксус белән “сүндереп” кушам. Миксерны сүндереп, ипләп кенә иләнгән он салып болгатам. Камыр бик каты булмасын, артык җәелеп тә китмәсен. Хәзер инде бу катнашманы 20 минут ял иттерергә кирәк. Аннан камырдан баулар тәгәрәтеп кисеп, майлы табага куеп барам. Өстенә җылы май агызып, электр миченә (духовкага) тыгам. Бераздан ачып, болгатып алам. Пешеп җиткәч, чәк-чәкне мичтән алам”.
Пылау
“Бу рецептны миңа улым өйрәтте. Бер казан пешереп куйсаң, бик җайлы: җылыт та ашат, җылыт та ашат. Сезгә дә өйрәтим әле.
Табада көнбагыш мае кыздырам да шунда 2 баш суганны саламлап турап салам, аны алтынсу төскә кергәнче тотам. Шуның өстенә уртача 3 кишер турыйм, тоз сибәм. Кара яндырып көйдерергә кирәкми. Шулар өстенә саламлап я шакмаклап туралган итне салып, ялкынны көчәйтеп, тиз генә кыздырып алам да, кайнап торган су, тәменчә тоз салып, томалап пешерәм, пылау өчен тәмләткечләр өстим.
Ит пешкән арада дөгене юып, бер 15 минут тирәсе тозлы суда тотам. Ит пешеп җиткәч, дөгене ит өстенә таратам, шуның өстенә бер бармак киңлеге кайнаган су салам, суны кашык өстеннән генә агызам. Ялкынны көчәйтеп, кайнатып чыгарам, аннан бер 10-12 минутка кысып куям. Пылау өстенә бер я ике баш сарымсакны төртеп батырып куям. Сүндергәч, берәр одеялга төреп томалыйм, бераздан ипләп кенә болгатам.
Их, тәмлелеге, белсәгез! Пылау пешерәм, дип, ботка пешерә идем моңарчы. Менә шулай өйрәнәсең икән ул”.
Юлай НИЗАЕВ, Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА әзерләделәр.
Читайте нас: