Барлык яңалыклар
Аш-су
9 апрель 2020, 17:20

Их, тәбикмәге дә тәбикмәге!..

Бу тәбикмәк, чыннан да, элек әниләр, картәниләр пешерә торган мич тәбикмәген хәтерләтә. Аңардан хәтта авыл миченең җылы исе бөркелгәндәй булып китә. Венера Мәҗитованың “Өй ашлары” китабыннан бик тәмле тәбикмәк рецепты.

Үзизоляция чорында якыннарыбызны тәмле өй ашлары белән шатландырыйк әле. Гади генә ризыклардан табын түре булырлык, телне йотардай тәм-томнар әзерләп була. Бу тәбикмәк, чыннан да, элек әниләр, картәниләр пешерә торган тәбикмәген хәтерләтә. Аңардан хәтта авыл миченең җылы исе бөркелгәндәй булып китә. Венера Мәҗитованың “Өй ашлары” китабыннан бик тәмле тәбикмәк рецепты. Венера Мәҗитова аны хаклы рәвештә “Әни тәбикмәге” дип атаган.
“Башта чынаякка җылымсарак сөт, ярты чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы чүпрә салып эретергә куябыз. Ул эрүгә, өстенә 2 аш кашыгы үсемлек мае, 750 граммлы банка җылымса сөт, ярты литр су, 1 стакан манный ярмасы салып яхшылап туглыйм һәм ун минутка ял итәргә калдырам. Шуннан, әз-әзләп кенә он салып, сыек каймак хәленә килгәнче, изәм. Яхшылап изгәч, ике сәгатькә җылы урынга күперергә алып куям. Ике сәгать үтүгә, 3 йомырка салып яхшы итеп туглыйм да, пешерә дә башлыйм. Беренче ягын капкачны ябып пешерәм, икенчесендә ачык килеш кенә калдырам. Ике ягын да эретелгән ак май белән майлап, табынга бирәм”.
Читайте нас: