Барлык яңалыклар
Аш-су
9 март 2020, 19:03

Иң файдалы ит – эч-карын

Эч-карында организм өчен файдалы да, хәтта зарур матдәләр дә гаять күп. Кайберәүләр эч-карынны билдәмәдән дә файдалырак дип саный.

Малның эч-карынын яратып бетермәүчеләр күп. Ләкин алар ялгыша, чөнки эч-карында организм өчен файдалы да, хәтта зарур матдәләр дә гаять күп. Кайберәүләр эч-карынны иң югары сортлы билдәмәдән дә файдалырак дип саный, һәм галимнәрнең тикшеренүе моны раслаган. Нью-Йорк университеты Медицина үзәге тикшеренүчеләре йорт кошларының бавыр һәм йөрәге түш итеннән күпкә файдалырак булуын дәлилләгән. Баксаң, эч-карында таурин күп икән, нәкъ менә ул хәтта канында холестерин микъдары югары булган кешенең дә йөрәгендә ишемия авыруы башлану куркынычын 60 процентка киметергә сәләтле. Таурин икенче типтагы шикәр чире, югары кан басымыннан да саклый. Эч-карында А, Е, В төркеме витаминнары, калий, магний, тимер, бакыр, цинк, фосфор кебек микроэлементлар да гаять күп. Мәсәлән, бавырдагы тимер яшелчәдәге тимергә караганда күпкә тизрәк үзләштерелә. Тагын шунысы да игътибарга лаек – хайван һәм кош йөрәк-бавырында калория бик аз. Менә шуннан уйлап карагыз, эч-карынны ашаргамы, юкмы икәнен.

Фото: ydoo.info
Читайте нас: