Барлык яңалыклар
Аш-су
6 декабрь 2019, 12:40

Җәһәт салат

Көрт өемнәрен хәтерләтүче бу салат кышкы табынны бизәр.

Түбәндәге ризыклар кирәк булачак.
Краб таякчыклары – 100 г.
Каты сыр – 100 г.
Йомырка – 4 данә.
Кишер – 2 данә.
Майонез – 4 аш кашыгы.
Бизәү өчен – петрушка, кыяр.
  1. Краб таякчыкларын ваклап, бер катлам итеп салырга.
  2. Икенче катка кыргычта уылган сыр салына.
  3. Өченче катлам итеп пешкән кишерны уып салырга.
  4. Дүртенче катка йомырка агын уарга.
  5. Онытмагыз: салатның һәр катламын майонез белән майларга кирәк.
    1. Салатның өстен йомырка сарыларын кисеп петрушка, кыяр телемнәре белән бизәргә.
    2. Суыткычта 2-3 сәгать тоткач, табынга бирелә.
    3. Читайте нас: