Барлык яңалыклар
Аш-су
11 ноябрь 2019, 21:55

Кабырга итеннән бик тәмле кабымлык!

Кыш та җитеп килә. Авылларда терлек чалу өмәләре кызганнан-кыза бара. Эре мал кабыргасыннан пешерелгән шулпаның телеңне йотарлык тәмле булганын барыбыз да беләбез инде. Ләкин, шул ук вакытта кабырга итеннән бик тәмле кабымлык та әзерләргә мөмкин. Ул түбәндәгечә әзерләнә.

Кәстрүл төбенә суган кабыгын юып салабыз. Шуның өстенә итле кабыргаларны тезәбез. Итне күмәрлек итеп су, 5 аш калагы тоз салабыз. Ул кайнап чыккач, 40 минут буена пешерәбез. Аннан соң итне шулпадан алмыйча, ике тәүлек буена салкынча урында тотабыз. Шуннан соң итне саркытып, сарымсак һәм аджика белән ышкыйбыз. Бер тәүлек вакыт узгач, ит әзер була.
Әлеге кабымлыкның үзебезгә көн эчендә кирәк кадәрен кисеп, суыткычка алып куябыз. Калганын исә махсус пакетларга салып, туңдыргычта сакларга кирәк. Ашарга пешерергә вакытыгыз булмаганда, ул сезнең өчен менә дигән ризык булачак. Ашыгыз тәмле булсын! Шунысы бар: телегезне йота күрмәгез!
Читайте нас: