Барлык яңалыклар
Аш-су
31 октябрь 2019, 12:13

Маринадлы кәбестә: бик тәмле!

Бу рецептның иң катлаулы өлеше: ул бик тиз “юк ителә”!Кирәк булачак: Кәбестә – 2 кг,Кишер – 2 данә,Кызыл чөгендер – 1 данә.

Маринад:
1 л су,
150 гр шикәр комы,
2.5 аш кашыгы тоз,
2 дәфнә (лавр) яфрагы,
5-6 борчак кара борыч,
150 гр 9% лы аш серкәсе (уксус).
Әзерләү:
Кәбестәне шакмаклап турарга.
2 кишерне кыргычта уарга.
Кызыл чөгендерне кисәкләп турарга я эре кыргычтан үткәрергә.
Банка я мискә катлап салырга: кәбестә, кишер, кызыл чөгендер...
Һәр катка вак итеп туралган 1- 2 сарымсак тешчеге сибәргә була. Ачы борыч өстәргә дә мөмкин.
Хәзер яшелчәләр өстенә кайнар маринад коябыз.
Кул белән баскалап (маринад яшелчәләр өстенә чыгарга тиеш), бастырып, каплап куябыз.
3 көннән кәбестә әзер дә була.
Ашыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: