Барлык яңалыклар
Аш-су
1 октябрь 2019, 15:18

ЙОМЫРКА АШЛАРЫ

Көз... Тавыклар әлегә йомырка салу гадәтен “ташламаган”. Баксаң, бу туклыклы да, файдалы да табигать бүләгеннән мең төрле тәмле ризык әзерләп була икән. Түбәндә шуларның берничәсенең рецепты.

ГОГОЛЬ-МОГОЛЬ.
Бу ризыкны аеруча балалар ярата. Элегрәк аны кунакларга да әзерләгәннәр. Йомырканың агын сарысыннан саклык белән генә аерып алалар, сарысын эмальле савытка салалар. Шикәр комы, лимон кислотасы өстәп, яхшы итеп болгаталар. Ул куе һәм йомшак булып күперә. Бокалларга салып, табынга десерт итеп бирәләр.
ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН: 5 йомырка сарысы, 100-120 грамм шикәр оны (пудра), бераз гына лимон кислотасы алына.
ЙОМЫРКА ТӘБӘСЕ
Йомырканы сыткач, сөт салып, тоз, бераз борыч өстәп, күпергәнче болгаталар. Аннары йә үзен генә, йә башка кыздырган азыклар белән әзерлиләр. Мәсәлән, уган сыр белән әзерләнгән тәбә, яшел тәмләткечләр өстәп (укроп, петрушканы вак кына турап) кыздырылган тәбә, кыздырылган суганлы тәбә, кыздырылган колбаса яки пешкән ит белән (ит тәбәләре күптөрле булырга мөмкин) һ.б.
Гадәттә, тәбә куера төшкәч, духовкага куеп, бераз кызартып алалар.
ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН: 3 йомырка, 50 грамм сөт, 10 грамм май, 40-45 грамм сыр, колбаса йә ит, тоз, борыч кирәгенчә.
ЙОМЫРКАЛЫ ҺӘМ КАЙМАКЛЫ ЯШЕЛ САЛАТ
Әзер салатның эре яфракларын ике-өчкә кисәләр, туралган йомырка, тоз, шикәр һәм серкә кушылган каймак салалар, болгаталар, салат савытына салалар һәм өстеенә укроп сибәләр.
ӘЗЕРЛӘҮ ӨЧЕН: яшел яфрак — салат — 80 грамм, йомырка — 30 грамм, каймак — 40 грамм, 3 процентлы серкә, 5 грамм укроп салына.
ОМЛЕТ
Бер кеше өчен 100 грамм шпинат, 2 йомырка, 15 грамм атланмай, тоз алына. Йомырканы туглагыз да, вак итеп туралган шпинат белән кушып, тоз сибегез. Әзер шпинатны майлы кызу табага бушатыгыз һәм тигез пешсен өчен табаны селкеткәләп, кызу утта пешерегез.
Омлетның асты пешеп җиткәч, аны җылы тәлинкәгә бушатыгыз (болай эшләгәндә ул кабарып торачак) һәм шунда ук табынга бирегез.
Шпинатны башта томалап майда пешереп алырга, суытырга, аннан соң гына йомырка белән кушарга мөмкин.
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР
* Йомыркадан аш-су әзерли башлаганчы, аны тозлы җылымса су белән юалар. Кайнар суда юылган йомырканы тастымал белән сөртәләр.
*Пешкән йомырка өстәлгә куеп әйләндереп җибәргәндә бер урында озак бөтерелеп тора, чи йомырка акрын әйләнә.
*Пешергәндә ярылмасын өчен, йомырканың йомры башын тиз генә энә белән тишеп алалар, я суга тоз өстиләр дә кайнар суга салып пешерәләр.
*Йомырканы сытып, үзен генә кыздырганда, агына — тоз, сарысына борыч сибәләр.
*Йомырка пешүгә кайнар суын түгеп, бераз салкын суда тотарга кирәк, шул чакта кабыгы ансат әрчелә.
*Чиле-пешле итеп пешерү өчен 3- 4 минут кайнату җитә. Агы катырак пешеп, сарысы сыеграк калсын өчен 4-5 минут кайнаталар. Каты итеп пешерү вакыты – 8-10 минут.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: