-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Аш-су
30 сентябрь 2019, 12:20

ОРГАНИЗМНЫ ЧИСТАРТУ ҺӘМ ЯБЫГУ ӨЧЕН САЛАТ РЕЦЕПТЫ

Әлеге рецепт буенча әзерләнгән салатны көненә 3 тапкыр ике көн рәттән ашасагыз, ашказаныгыз һәм эчәкләрегез бөтен кирәкмәгән шлаклардан чистарачак. Өстәвенә, ике көн эчендә 2,5 килограмм авырлыгыгызны югалтачаксыз!

ИНГРЕДИЕНТЛАР:
Уртача зурлыктагы бер чөгендер;
Бер кишер;
Бер алма;
100 грамм кәбестә;
Ярты лимон.
ӘЗЕРЛӘҮ ТӘРТИБЕ:
Чөгендер, кишер, алма, кәбестәне юка гына озынча итеп кисәсез. Өстенә ярты лимонның сутын сыгасыз һәм барысын бергә ботыйсыз. Ике көннән соң уңай нәтиҗәләрен үзегез күрерсез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.