Миләшне бал белән хәзерләү өчен аның нык пешкәнен җыеп алырга кирәк. Аны юып саркыталар һәм табада болгата-болгата пешереп алалар. Шул арада икенче бер савытта бал кайнаталар. Кайнаган балга пешерелгән миләшне салып, аз гына кайнатып алалар. Ут өстеннән алып суытканнан соң, миләшле балны пыяла банкаларга салып, өстен яхшылап каплап, салкын урынга куялар. Ул чәй янына әйбәт.
1 КИЛОГРАММ МИЛӘШКӘ 1 КИЛОГРАММ БАЛ АЛЫНА.
Сабакларыннан әрчелгән миләшне салкын суда юып, иләктән саркыталар һәм кайнар су белән яхшылап пешеклиләр. Аннары миләшне тагын саркытып, коры тастымалга салып корыталар. Эмаль табакка бераз су, бал һәм шикәр салып татлы кайнатыла.
Аны акрын гына кайнаталар һәм кызарып куера башлагач, өлгергәнме-юкмы икәнлеген белү өчен, салкын сулы тәлинкәгә тамызып карыйлар. Әгәр суда татлы масса тиз сынса, ризык өлгергән була. Өлгергән татлыга корытылган миләшне салып, 3-5 минут акрын гына кайнаталар. Аннары ут өстеннән алып, майланган подноска яки табага салалар да, бераз суынгач, бармак калынлыгында итеп тигезләп җәяләр һәм ике бармак киңлегендә шакмаклап кисеп чыгалар.
Татлы өстенә шикәр оны сибеп, салкын урынга куярга кирәк. Миләш татлысы табынга чәй янына бирелә.
1 КИЛОГРАММ МИЛӘШКӘ 500 ГРАММ БАЛ, 200-300 ГРАММ ШИКӘР КОМЫ, 100 ГРАММ СУ АЛЫНА.
Сабакларыннан әрчелгән миләшне салкын суда юып корыталар һәм пыяла банкага салып, өстенә шикәр комы сибәләр. Өстен каплап, банканы яхшылап селкеткәләп, миләшне шикәр комы белән аралаштыралар. Селкеткәндә миләшнең суы чыга. Шул килеш аны 10-12 сәгать салкын урында тотарга һәм марля аша сөзәргә кирәк. Миләш суы табынга салкын килеш бирелә.
1 КИЛОГРАММ МИЛӘШКӘ 1-1,5 КИЛОГРАММ ШИКӘР КОМЫ АЛЫНА.
Сабагыннан чистартылган миләшне юганнан соң, кайнап торган суга салып, 3-5 минут кайнатып алалар да, сөзеп бераз суытканнан соң, иләк аша уып чыгаралар, яки иттарткыч аркылы үткәрәләр. Аннары миләш массасына алма повидлосы белән шикәр комы кушып болгаталар. Бу кушылма ут өстенә куела һәм акрын гына кайнатыла, шуннан соң ул куерып повидло хәленә килә. Миләш повидлосы сумса, паштет кебек камыр ашлары пешерү өчен әйбәт.
Алма повидлосы урынына кабактан, кишердән, яисә чөгендердән ясалган ботка кушсаң да була.
Яшелчә боткасын түбәндәгечә ясыйлар. Кабыгы әрчелгән кабакны, чөгендер, яисә кишерне яхшылап юып ваклап турыйлар да, кайнап торган суга салып алалар (пешергәндә чөгендернең төсе югалмасын өчен ак серкә салырга кирәк).
Пешеп чыккач, яшелчәләрне сөзеп суыталар һәм иләк аша уалар, яки иттарткыч аркылы үткәрәләр. Йомшак массаны шикәр комы кушып, яхшылап болгатканнан соң, ут өстенә куеп, 10-15 минут кайнаткач, ботка әзер.
Яшелчә Боткасын Пешерү Өчен, 1 Килограмм Шикәр Комына 0,5 Килограмм Кабак, Чөгендер Яки Кишер Алына.
1 КИЛОГРАММ МИЛӘШКӘ 1 КИЛОГРАММ ШИКӘР КОМЫ, 500 ГРАММ АЛМА ПОВИДЛОСЫ, ЯКИ 500 ГРАММ ЯШЕЛЧӘ БОТКАСЫ АЛЫНА.
Чистартып юылган миләшне 3-5 минутта кайнар суга салып пешеклиләр. Болай эшләгәндә миләштәге кирәкле матдәләр яхшырак саклана.
Пешекләнгән миләшне саркытып корыталар һәм табага салып, сүрән мичкә куеп, мич суынып беткәнче озак кына киптерәләр. Аннары миләшне тишекле савытка салып, яңадан кызурак мичтә киптерүне дәвам итәләр. Киптерелгән миләшне капчыкларга тутырып, коры урында саклыйлар.