Барлык яңалыклар
Аш-су
10 сентябрь 2019, 15:22

Нык тәмле салат: "Мәк аланы"

Бу ашап туйгысыз тәмле салат рецептын безгә БДПУ укытучысы Альбина ХӘЛИУЛЛИНА тәкъдим итте. Салатны бәйрәм табынында һәр кунакка аерым савытларда да бирергә мөмкин. Составында сохари булгач, балаларга да бик ошый.

Салат өчен ризыклар катлам-катлам итеп салына.
1нче кат: пешереп туралган тавык ите,
2нче кат: лимон сутында маринадланган суган,
3нче кат: үз сутында консервланган ананас кисәкләре,
4нче кат: сохари (кириешки),
5нче кат: шакмаклап туралган помидор.
Һәрбер катка үзегез яраткан майонезны ягып тигезләргә кирәк.
Иң өске катка майонездан бизәкләп рәшәткә ясарга һәм мәк сибәргә.
Ашыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: