Барлык яңалыклар
Аш-су
5 сентябрь 2019, 16:56

БИК ТИЗ ӘЗЕРЛӘНӘ ТОРГАН ҺӘМ ТӘМЛЕ ТОРТ

Бу тортны эшләр өчен 15 минут вакыт җитә. Өстен башкача да бизәргә була. Әчтерхан чикләвеген кыздырып, уып сипкәндә бигрәк тә тәмле килеп чыга.

Кирәк булачак:
400 грамм коры печенье
0,7 литр сөт
3-4 аш кашыгы он
1 йомырка
1 стакан шикәр комы
200 грамм ак май
1 банка пешерелгән һәм куертылган сөт (вареная сгущенка)
1 кап ак шоколад
Бу тортны эшләр өчен 15 минут вакыт җитә. Бик ансат кына эшләнә ул. Ансат булганга күрә, мин аңа үземчә “Ялкаубикә” дип исем куштым. Аның үзенчәлеге шунда, коржлар пешерергә кирәкми. Коржлар ролен коры печеньелар үти. Шунысын алдан ук әйтеп куйыйм: печеньеларның юкарагын алырга кирәк. Калынын алсагыз, крем ныклап сеңеп бетә алмаячак. Шулай итеп, бу юлы чәй янына “Ялкаубикә” торты эшлибез.
Башта кайнатылган (заварной) крем эшлибез. Моның өчен 0,7 литр сөткә 1 йомырка, 3-4 аш кашыгы он, 1 стакан шикәр комы салып туглыйбыз.
2. Шул массаны газ өстенә куеп, агач кашык белән болгата-болгата куе крем ясыйбыз.
3. Крем әзер булгач, 1 кап май салып болгатабыз.
4. Кырыйлары тигез савытта тортны җыя башлыйбыз.
5. Иң аскы катка сөткә манып алынган печеньеларны тезәбез, өстенә мул итеп крем ягабыз.
6. Тагын печенье тезәбез, бу юлы өстенә куертылган сөтне ягабыз.
7. Тагын печенье, тагын крем. Шул рәвешле, үзегезгә кирәкле биеклеккә җиткәнче катларны аралаштырып барырга була.
8. Иң өске катка кайнатылган крем ягабыз да, өстенә кыргычтан үткәрелгән ак шоколад сибәбез.
9. Тортны башка төрле дә бизәргә була. Мисалга, менә болай итеп. Бу тортка карап беркем дә “печеньедан пешерелгәндер әле бу”, дип уйлый алмый. Шунысын аерып әйтергә кирәк, печеньелы торт та, бисквиттан пешерелгәненнән бер җире белән дә кайтыш түгел. Бу тортны тәмләп караучылар мотлак рәвештә миннән рецептын язып алып китә. Шулай булгач, нәтиҗәне үзегез ясагыз инде, хөрмәтле хуҗабикәләр.
Бу рецепт "Тулпар"ның даими авторы Венера Мәҗитованың "Хуҗабикә" (Казан, 2017) китабыннан алынды.
Читайте нас: