Барлык яңалыклар
Аш-су
21 август 2019, 11:28

Тәбикмәкнең янә бер рецепты

Бу рецептны безгә Агыйдел шәһәреннән Рәфисә апа Салихҗанова тәкъдим итте. Ике өлеш манный ярмасы, бер өлеш он кулланыла.

1. 1 аш кашыгы коры чүпрә (дрожжи), ярты чәй кашыгы шикәр комын 1 чынаяк суга салып, кабарырга куябыз.
2. 2 йомырканы сытып, 2 аш кашыгы кашык көнбагыш мае кушып, яхшылап болгатабыз.
3. Әлеге массага кабарган чүпрәне кушып, бутыйбыз.
4. 4 чынаяк манный ярмасы, 2 чынаяк он өстибез, 4 чынаяк җылы су салабыз һәм куерак итеп камыр туглыйбыз.
5. Камыр 2 сәгатьтән кабара. 1 литрлап кайнар сөт, бер чәй кашыгы аш содасы салып ишлибез, ягъни болгатабыз.
6. 10-15 минуттан, куыклар "пылт-пылт итеп" кабарып менә башлагач, коры табада пешерәбез.
Рәфисә апа: "Камыр куе булса, тәбикмәкнең күләме күп чыга, — ди. — Җылы көе бигерәк тәмле. Пешереп, майлый торасың, ашый торалар".
Тәбикмәк азрак кирәксә, ризыкларны ярты күләмдә генә алабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: