Барлык яңалыклар
Аш-су
15 август 2019, 16:18

Кыяр маринадлауның ышанычлы ысулы

Тозланган кыяр банкалары “шарт” итеп “атарга”, ягъни бозылырга ярата. Кыярларыгыз “шарт” итмәсен өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

Тозланган кыяр банкалары “шарт” итеп “атарга”, ягъни бозылырга ярата. Кыярларыгыз “шарт” итмәсен өчен берничә шартны үтәргә кирәк.
1нче шарт: кыярны яхшылап юыгыз. Югыйсә, зарарлы микроорганизмнардан котылып булмый.
Кыяр элегрәк җыелган булса, салкын суга салып 2-3 сәгать тоталар. Болай иткәндә, алар "эчен җыймый".
2нче шарт: банкаларны аш содасы я аш серкәсе (уксус) белән юып чайкатыгыз. Духовкада 100 градуста 10-15 минут стерильләштереп алганда бигрәк тә яхшы.
Калай капкачларны да кайнап торган суда чайкатып алыгыз.
3нче шарт: тозлык өчен 1 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы кирәк.
Тозлык өчен суны үлчәп торасыгыз килмәсә, шушы ук күләмне тоз белән шикәр комын 3 литрлы бер банкага яки 0,7 литрлы 4 банкага алып була.
4 нче шарт: 1 литр тозлыкка я 3 литрлы банкага, ким дигәндә, 3 аш кашыгы аш серкәсе өстәргә.
Эш барышы:
1. Банкаларның төбенә юылган карлыган, чия яфраклары, сарымсак, укроп салабыз.
2. Баш-башлары киселгән кыярларны тыгызлап тезәбез.
3. Кайнап чыккан су коябыз.
4. Уксус өстибез һәм капкачларны ябабаз.
4. 10-15 минуттан суны кире бушатып, күләмен үлчәп яисә, банкалар күләменнән исәпләп, кирәкле күләмдә тоз, шикәр комы, шулай ук дәфнә (лавр) яфрагы, борчаклы борыч өстәп, кайнатып чыгарабыз.
5. Кайнап торган тозлыкны банкаларга коябыз. Банка шартламасын өчен аны керамик (иң мөһиме – тимер булмасын) тәлинкәгә куярга кирәк.
6. Капкачларны ябу өчен банкаларны агач тактага куябыз. Ныгытып япкач, аларны баштүбән әйләндереп, одеялмы, калын кием беләнме каплап куябыз. Иртәгәсен аларны салкынча караңгы урынга – кышкылыкка саклау урынына тезәргә дә була.
Димәк, 1 литр суга – 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, ким дигәндә, 3 аш кашыгы уксус кирәк.
Тозны – 2 аш кашыгы, шикәр комын 1 аш кашыгы да алып була. Ләкин бу очракта, банкаларны япканчы "водяная баня"да бер 10 минутлап стерильләштереп алырга кирәк. Һәм, әлбәттә инде, аш серкәсе өстәргә онытмыйбыз.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: