Барлык яңалыклар
Аш-су
13 август 2019, 18:02

Кышкылыкка борщ һәм солянка

Борщ өчен: 3 кг помидор, 2 кг кызыл чөгендер, 2 кг кишер, 1,5 кг кыяр1,5 кг суган,1-2 кг кәбестә алына.

Барысын да юып, турап, 10 литрлы казанга салырга һәм
0,5 литр көнбагыш мае,
3 аш кашыгы тоз,
1-2 аш кашыгы шикәр комы,
бераз борыч салып,
болгата-болгата 2 сәгать кайнатырга.
Дәфнә (лавр) яфрагын 20 минут кала гына өстәргә.
Әзер массаны 700 граммлы стериль банкаларга салып, 1 аш кашыгы аш серкәсе (уксус) өстәп, тимер (калай) капкачлар белән ябарга.
Шулай әзерләнгән борщ өй шартларында бозылмыйча саклана.
Солянка да шулай ук әзерләнә, тик аңа кызыл чөгендер салынмый.
"Кызыл таң" гәзите хезмәткәре Гөлсинә Мостаевадан язып алынды
Читайте нас: