Барлык яңалыклар
Аш-су
9 август 2019, 12:37

КЫЗДЫРЫЛГАН ГӨМБӘ

Гөмбә җыю чоры җитте. Бу искиткеч тәмле һәм туклыклы табигать бүләгеннән пешерелгән иң гади ризык рецептын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Яңа җыйган гөмбәне яхшылап тазарткач, салкын суда юалар. Аннары эмальле кәстрүлгә салып, кайнар суда пешеклиләр. Иләктә саркыткач, бераз суытып, бер сантиметрлы токмач киңлегендә турыйлар да майлы табада болгата-болгата кыздыралар.
Тәүдә аңардан су чыга. Суы бетә башлагач, турап майда кыздырылган башлы суган салалар, тоз, борыч сибәләр.
Әзер гөмбәне кайнар килеш тәлинкәләргә салып, өстенә бик вак туралган яшел суган, петрушка, укроп сибеп, табынга куялар.
Бер өлешкә 200 г гөмбә, 20-30 г май, 30- 40 г суган салына.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: