Барлык яңалыклар
Аш-су
7 август 2019, 12:36

Ачы (чүпрәле) камырның сыналган рецепты

Алмалары балланып пешкән август аенда якыннарыңны алма бәлеше белән дә сыйламасаң, син нинди хуҗабикә инде! Алманы төче камырга да, ачысына да төреп пешерәләр. Ачы камырның җайлы, сыналган, уңмыйча калмый торган рецепты бар. Аны җиләк-җимеш бәлешләре өчен дә, пирожки-фәләнгә дә кулланып була. Вак бәлеш, пиццага да ярый.

1. Камыр өчен чынаякка
– ким дигәндә 1 аш кашыгы коры кибет чүпрәсе (дрожжи),
– 1 чәй кашыгы шикәр,
– 1-2 аш кашыгы он,
– җылы су салып,
кабарырга куябыз.
2. Чүпрә кабарган арада:
– 0,5-0,7 литр җылы сыеклык (я сөт, кефир, су катыш сөт, су, минераль су һ. б.),
– 1-2 йомырка,
– ярты чынаяк көнбагыш мае (сөткә басканда майны азрак алырга кирәк),
– 1 чәй кашыгы тоз салып, он кушып, камыр изә башлыйбыз.
3. Чүпрә яңа, яхшы булса, бик тиз кабарып менә, аны да кушып, он өстәп, үзләнә башлаганчы камыр басабыз. Менә монысы – төп шартларның берсе. Хуҗабикәнең камыр басканда аркасы тирләп чыкса гына камыр уңа ул.
Камыр җылы ярата. Аны җылы урынга куябыз, капкач өстенә дә сөлге ябабыз. 2-2,5 сәгатьтә әзер булачак. Берәр сәгатьтән, кабарып менгәч, басып, кире төшерәбез. Камыр "усалрак" булып, тагын кабарып менсә, тагын төшерәбез. Әзер камырның хуш исләре килеп тора.
3. Эчлеккә алма салсак, юып туралган алмага 1-2 аш кашыгы шикәр комы һәм манный ярмасы кушып бутыйбыз. Болай иткәндә, пешкәч, эчлек агып чыкмаячак.
4. Яшьрәкләр белмәскә дә мөмкин: бәлешне ясагач, ким дигәндә ярты сәгать кабартып алырга кирәк. Духовкада 170-180 градуста бер сәгатьләп пешерергә.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Читайте нас: