Барлык яңалыклар
Аш-су
1 август 2019, 12:45

ӘФЛИСУНЛЫ КРЫЖОВНИК

1,5-2 кг крыжовник, 3 әфлисун, 1,5 кг шикәр комыннан бик тәмле кайнатма әзерләп була. Кайнатмыйча суыткычта сакларга да мөмкин, чөнки бу татлыкай көзгә-кышка ук калмый, тиз арада "юк ителә".

1. Крыжовникны сабакларыннан чистартырга һәм юарга.
2. Әфлисуннарны юарга, кайнап торган суда пешекләп алырга, дүрткә бүлеп, төшләреннән чистартырга. (Өченче әфлисунны кабыгыннан һәм төшләреннән чистартылган бер лимон белән алыштырсагыз, кайнатмагыз әчкелтемрәк һәм тагын да витаминлырак булачак).
3. Крыжовник белән әфлисуннарны (кабыгы белән бергә) вак рәшәткәле иттарткычтан үткәрергә.
4. Катнашмага шикәр комы кушып болгатырга һәм пыяла банкаларга тутырырга. Шикәре эреп беткәч, суыткычка куярга.
Кышкылыкка сакларга теләсәгез, сүрән утта 20 минутлап кайнатып алырга кирәк.
***
Җиләк-җимеш кайнатмалары (варенье) әзерләүнең отышлы һәм сыналган бер ысулы бар: шикәр комының яртысын яки өчтән бер өлешен иң соңыннан (кайнатма әзер булып, утны сүндергәч) кушканда, кайнатма желесыман куерып китәчәк. Бары тик шикәр комы эреп беткәнче болгатырга онытмаска һәм кайнатманы банкаларга кайнар килеш тутырырга кирәк.
Читайте нас: