Барлык яңалыклар
Аш-су
30 июль 2019, 15:18

ШӘРАБ... БАКЧАГЫЗДА ҮСӘ!

Җәй... Җиләк-җимеш ишелеп өлгергән чор. Еш кына ул кайнатмалардан да, төрле джемнардан да, сутлардан да артып кала. Андый очракларда без сезгә шәраб ясап куярга тәкъдим итәбез. Кышкы салкын көннәрдә, гаилә бәйрәмнәрендә мондый шәраблар күңелегезне күтәрер, ямьле җәй көннәрен хәтерегезгә төшерер! Рецептлар язманың тулы вариантында.

ГӨЛҖИМЕШ ШӘРАБЫ
Аны ясау өчен 1 кг гөлҗимеш, 2 кг шикәр комы, 5 л су кирәк. Сигез литрлы пыяла банкага чистартып юылган һәм һәр җимеше җиңелчә ике яклап пычак белән киселгән гөлҗимешне салырга. Аерым савытта су белән шикәр комын кушып, ут өстенә куеп кайнатып алалар. Аннары чиста чүпрәк аша сөзеп суытырга һәм банкага гөлҗимеш өстенә салырга. Банканың авызын пергамент кәгазь белән капларга һәм даими температура сакланган бер урында гына тотарга кирәк. Җимешләр банка төбенә утыргач, шәраб әзер була. Әзер шәрабны сөзеп шешәләргә тутырырга һәм суык урында сакларга. Гөлҗимеш җиләкләреннән ясалган шәраб С витаминына бай була.
АЛМА ШӘРАБЫ
Аның өчен 2 кг алма, 500 г шикәр комы, 1 аш кашыгы дарчин (корица) һәм 2 л су кирәк. Алмаларны юып, ваклап турарга. Өстенә су һәм дарчинны салып кайнатырга. Алма йомшарганчы пешерергә һәм вак иләк аша үткәреп, ачытырга куярга. Аннары сөзеп шикәр комы кушарга һәм шешәләргә тутырып салкын урында сакларга.
КЫЗЫЛ КАРЛЫГАН ШӘРАБЫ
Карлыганнарны әйбәтләп юып чистартканнан соң, тирән савытка салып изәләр һәм сутын сыгалар. Сутны банкага салып шикәр белән су өстиләр (500 г сутка 500 г шикәр комы һәм 1 л су) һәм 3-4 атнага ачытырга куялар. Шул вакыт арасында шәрабны агач кашык белән берничә тапкыр болгатып алырга. Сут чистарып калгач, фильтрлы кәгазь яисә тыгыз тукыма аша сөзеп шешәләргә тутырырга. Авызын ныклап ябарга. Шәраб куллануга әзер.
ЧИЯ ШӘРАБЫ
Аның өчен 1 кг чистартып юылган чия, 400 г шикәр комы кирәк. Савытның авызын марля белән бәйләп алты атнага кояш җылыта торган урынга куярга. Чия ачырга тиеш. Алты атнадан соң чия сутын агызып алып шешәләргә тутырырга, авызын ныклап ябып салкын урынга куярга кирәк. Савыт төбендә калган чия өстенә (1 кг җимешкә 0,5 л) аракы салып, савытның авызын әйбәтләп ябып 2 ай өйдә җылымса урында тотарга. Аннары шәрабны агызып алып, сөзәргә һәм шешәләргә тутырып салкын урынга куярга. Шәраб 5-6 айдан әзер була.
АБЫНДЫРГЫЧ ШӘРАБ
Аны ясау өчен 1 кг кара карлыган, 1 кг шикәр комы, өч стакан ярым су, 750 г аракы кирәк.
Бер кг кара карлыганны әйбәтләп чистартып юганнан соң сөлге белән корытырга һәм эмальле кәстрүлгә салып агач төйгеч белән яхшылап изәргә дә, барлыкка килгән массаны марляга салып, сутын сөзәргә. 1 кг шикәр комына өч стакан ярым су салып, куе ширбәт кайнатырга. Әзер ширбәткә кара карлыган сутын салып, тагын кайнатып чыгарырга. Ут өстеннән алгач, 750 г аракы өстәп яхшылап болгатырга һәм янә сүлпән ут өстенә куеп, акрынлап болгата-болгата куерганчы тотарга. Шәрабны, суынгач, шешәләргә салып, коры, салкын урында сакларга.
АЛМА ШӘРАБЫ
Аны ясау өчен 2,5 кг алма, 1,5 л аракы, 7,5 л су, 2 кг шикәр шәрабы кирәк. Зур пыяла савытка 2,5 кг чистартып юылган, ваклап туралган алмаларны салып, өстенә 1,5 л аракы һәм кайнатып суытылган 7,5 л су өстәргә. Савытның авызын марля белән бәйләп 2 атнага кояшлы урынга куярга. Савытны көн саен болгатып торырга. Алма кисәкләре өскә калыккач, шәрабны марля аша сөзеп, 2 кг шикәр комы салырга һәм ике көнгә кояшлы урынга куеп торырга. Аннары ун көнгә суык урынга куярга. Шуннан шәрабны сөзеп, шешәләргә тутырырга һәм, авызын ныклап ябып, суык урында тотарга. 3 атнадан алма шәрабы күңел күтәрергә әзер булыр.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас: