Барлык яңалыклар
Аш-су
29 июль 2019, 14:37

"5 минут": карлыган кайнатуның сыналган ысулы

Карлыган кайнатмасын болай әзерләгәндә ул желесыман рәвешкә килә. Артык татлы да, ачы да булмый, төскә дә бик матур килеп чыга, яхшы саклана.

2 өлеш суга 8 өлеш шикәр комы кушып ширбәт (сироп) кайнатабыз.
Кайнап торган ширбәткә 8 өлеш карлыганны салып, кайнатып чыгарабыз.
Биш минут болгата-болгата кайнаткач, тагын 4 өлеш шикәр комы кушабыз һәм шикәре эреп беткәнче бутап торабыз. Шикәр эреп бетүгә утны сүндерәбез.
Алдан юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Нинди капкач белән дә ябарга була. Өстен сөлге я чүпрәк белән каплап, бер тәүлеккә суынырга калдырабыз.
Димәк,
8 өлеш карлыган,
2 өлеш су,
8+4 өлеш шикәр комы.
Өлеш урынына чынаяк, банка я башка савытны кулланып була.
Кайнатмаларыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: