Гадәттә, камырда ат итен пешерәләр. Итне 20-25 см озынлыгындагы, 10 см киңлегендәге кисәкләргә турап, өстенә тоз белән борыч сибәләр һәм ике ягы да көрәнсу төскә кергәнче кызу табада кыздыралар. Аннары суытып, иткә төйгән сарымсак сөртәләр дә, 1 см калынлыгындагы арыш яисә бодай камырына төреп, майлы табага салып, 3-3,5 сәгатькә мичкә яки духовкага куялар. Әгәр камыр көя башласа, өстенә юеш кәгазь ябалар. Итне камыр эчендә килеш суыталар, аннары алалар.
Тәмле ис килеп торган итне җепселләренә аркылы итеп, 5-6 мм калынлыгында турыйлар, табынга салкын көе бирәләр. Башта суда тотып алып, тозлы итне дә шулай пешерергә мөмкин.