Барлык яңалыклар
Аш-су
2 июль 2019, 11:26

Үз суында кыяр тозлау

Кыярны бик җайлы гына үз суында тозлап була. Болай иткәндә аны кайнарлап пешеклисе, аш серкәсе (уксус) саласы түгел, ягъни файдалы витаминнар, микроэлементлар юкка чыкмый. Тик аны суыткычта я кар базында сакларга кирәк.Тозлы кыяр кетердәп торсын, тәмле булсын өчен берничә шарт бар.

1. Кыярларны яхшылап юабыз. Банкаларны стерильләштереп алабыз.
2. Вак кыярларны эреләреннән аерабыз. "Тере" килеш салынасы вак кыярларны салкын суда тотабыз. Алданрак җыелган булсалар, берничә кат алмаштырып — 2-3 сәгать, ә яңа җыелганын ярты сәгать тоту да җитә. Болай иткәндә алар эч җыймаячак, тыгыз булачак. Аннан баш-башларын кисеп алабыз.
3. Эре кыярларның тупас тышчалыларын әрчеп, ә яшьрәкләрен шул килеш кенә телгәләп, кыргыч аша (бик ашыкканда — иттарткычтан) чыгарабыз. 3 литрлы банкага 3 аш кашыгы тоз кирәк булачак, шул исәптән тоз салып, болгатабыз.
4. Банка төбенә юып саркытылган тәмләткечләр (сарымсак, карлыган һәм чия яфраклары, укроп, лавр, борчаклы борыч һ .б.) салабыз, алар өстенә вак кыярларны тезәбез. Әзер сутны салгач, янә кыяр тезбез, сут салабыз.
5. Банкаларның өстен марля белән генә каплап, өй температурасында 3 көн тотабыз. Бу вакыт эчендә ачу-күперү процесслары тәмамлана. Тозы азрак сыман тоелса, бераз өстәргә була. Инде банкаларны чиста капрон капкачлар белән каплап, суыткычка куябыз я кар базына төшерәбез. Температура түбәнрәк булганда банкалар озаграк саклана.
Читайте нас: